15 апрель 2019 яңалыклары
-
Моң чишмәм авылда башлана
Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның тууына 70 ел булуга багышланган концерт турын башлап җибәрде. Әлеге чын сәнгать бәйрәме Сарманда, Бөгелмәдә булды. Алда Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Чаллы һәм Тукай районы тамашачылары белән гамьле очрашулар көтә. Бу бөек җырчының мирасын киләчәк буыннарга тапшыруның матур үрнәге, иҗатта һәм шәхси тормышта иренә тугрылык билгесе.
-
Тәнзилә ападан тәмле гөбәдия рецепты
Яңа поселогында яшәүче «Йолдызлы чәкчәк» шоу-проекты финалисты Тәнзилә апа Зарифуллина аш-суга бик тә уңган хуҗабикә. Ул пешергән таба ашларын авыз итеп караган һәркем Тәнзилә ханымны мактап туя алмый. Бигрәк тә гөбәдиясен мактый-мактый ашыйлар. Әлеге ризыктан башка бер генә мәҗлес тә, бәйрәм дә үтми татар халкында. Ә Яңа поселогына килгән бер генә кунакны да гөбәдия белән чәй эчертмичә җибәрмиләр. Бүген без укучыларыбызга да әлеге тәмле таба ашын пешерү буенча Тәнзилә апа рецептын тәкъдим итәбез.
-
Республика конкурсында җиңделәр
«Куркынычсыз юллар» дип аталган республика иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйге балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү hәм аны бозмау максатыннан үткәрелде.
-
Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы техникасы яңартылмаган районнарны тәнкыйтьләде
"Яхшы техник тәэмин ителеш - югары рентабельле эш нигезе", - диде министр.
-
Бабайлар әйткән : “Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә”,- дигәннәр
Һава торышы.