15 апрель 2018 яңалыклары
-
Татарстанда ашлык сыйфатын тикшерү тискәре күрсәткечләр биргән
2018 елның 1 кварталында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 1362 партия ашлык һәм аның эшләнмәләрен тикшерделәр һәм аларның сыйфатын бәяләделәр. Аның гомуми массасы 106,1 мең тонна тәшкил итә. 14 мең тикшерү уздырылды, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге. Тикшерү нәтиҗәсендә 10,2 мең тонна...
-
Раиф Зиннәтуллин: Телне саклауда барлык укытучылар да катнашырга тиеш
Казанда беренче тапкыр ир-ат укытучылары арасында "Тел сагында ир-егетләр" дип исемләнгән бәйге узды. Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин телне саклауда барлык укытучылар да катнашырга тиеш дип исәпли. Казан башкарма комитеты беренче тапкыр татар телле ир-ат укытучылар арасында "Тел сагында ир-егетләр" дип исемләнгән бәйге уздырды. Ул белем...
-
Чаллыда “Сабан туе гүзәле” бәйгесе башлана
25 ел дәвамында бара торган бәйгедә меңнән артык кыз катнашкан. 26 апрельдә Чаллыда "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә "Сабан туе гүзәле" бәйгесенең сайлап алу туры узачак. Бу турыда "Чаллы хәбәрләре" яза. Бәйге быел үзенең 25 еллыгын билгеләп уза. Чарада татар телен яхшы белгән 18дән 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша. Кызлар визит...
-
Татарстанның язгы ташу баскан районнарыннан су чигенә башлады
Узган тәүлектә коткаручылар республиканың күпчелек елгаларында ташу дулкыны кимүен билгеләгән. Коткаручылар Татарстанның алты районында су кими башлавын җиткерә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүгенге көндә Яшел Үзән районының Татар Танае авылында сигез йорт ишегалды, дүрт күпер һәм Качелино...
-
Нинди тирес яхшы?
Тирес - иң тулы кыйммәтле ашламаларның берсе. Аның составы хайванның төренә, ашатуга, астына җәйгән әйбергә һәм аның күләменә бәйле. Мөгезле эре терлекнең тизәге тиз арада череп таркала. Ат һәм сарык тиресе парник һәм теплица өчен био-ягулык буларак яхшы. Дуңгыз тиресе үсемлекнең тамырын яндырырга мөмкин.
-
Син – минем табышым
Мин аны иң беренче мәртәбә иптәш кызымны озата кайткач күрдем һәм бер күрүдә гашыйк булдым. Әлбәттә, бу турыда иптәш кызыма ләм-мим, бер сүз дә әйтмәдем. Безне дус кызым белән солдат озату кичәсенә чакырдылар. Тәнәфестә ишегалдына чыктык. Музыка куйдылар, иптәш кызымның егете мине парлы биюгә дәште. Ул вакытта иптәш кызым кая...
-
«Без булдырабыз!» республикакүләм фестивалендә җиңү яулап кайттылар
Һәр бала - ул шәхес. Ә шәхесне төрле яклап ача белергә кирәк. Әйе, кайбер укучы дәрестә бер төрле, ә дәрестән тыш эшләрдә ул үзен гел икенче яктан ачып сала. Берсе җырга-биюгә, икенчесе нәфис сүзгә оста булырга мөмкин. Балаларның, ә бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның менә шул талантын күреп алу,...
-
Табышмаклар чиштеләр, курчак театрын үзләре үк куйдылар
Калмаш авылы китапханәсе каршында «Яшь китап сөючеләр» дип исемләнгән китап театры оешты. Анда Калмаш урта мәктәбенең V-VI сыйныф укучылары шөгыльләнә. Бер ел эчендә укучы балалар кечкенәрәкләр өчен курчак спектакльләре куйды. Алар арасында рус халык әкиятләре буенча эшләнгән «Илья Муромец батырлыклары», татар халык әкияте буенча куелган «Мактанчык куян», шулай ук Л....