15 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Яңа Сарайлыдан Хәлилә апаны да 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр
Яңа Сарайлы авылында гомер итүче Хәлилә Мингалиевага да 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. Аны тәбрикләргә район хакимиятеннән финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Кадрия Госманова килде. Хәлилә Галалетдин кызы авыр сугыш елларын үтеп, лаеклы рәвештә бүгенге көнгә килеп җиткән,...
-
Алкоголь базарында закон бозу фактын хәбәр иткән тукайлыларга акча түләячәкләр
Алкогольле эчемлекләр әйләнеше белән бәйле закон бозу очраклары турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат юллаучыларга, әлеге факт расланган очракта, акча түләнәчәк, дип хәбәр район башкарма комитеты. Порталдагы башка хәбәрләрдән аермалы буларак, бу өлкәдә закон бозу фактлары турындагы хәбәрне мәгълүмат бирүче үзе һәм сайтның модераторы гына карый алачак.
-
Авыл хәбәрчеләре – газетаның ышанычлы терәге
Чәршәмбе иртәсендә, РФ Матбугат көнендә, алар: журналистлар, тәрҗемәчеләр, корректор, операторлар эш урыннарында иде инде - газетаның чираттагы саны әзерләнә, һәркайсы үз эшенә чумган, әледән-әле телефон шалтырый, гозерле кешеләр килеп тора. Һәм көн артыннан көн шундый иҗади эш кайный биредә.
-
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта яңа комплекс сафка басты
Иртәнге саву сәгать 5тән башланып 7дә төгәлләнәсе дигәч, яңа технология белән танышу нияте белән эңгер-меңгер караңгыда юлга кузгалдык. Юлыбыз якын түгел, тышта салкын, минус 20 градустан югары. Маршрутыбыз - район читендәге Мерәс авылы сөтчелек комплексы, Чаллыдан 50 километрдан артык. Ерактан электр утлары җемелдәгән, ике ай элек кенә сынау режимында эшли...
-
Мәләкәс хоккейчылары шугалакны буш тотмый
Мәләкәстә бүген мәктәп укучыларыннан һәм өлкәннәрдән торган ике хоккей командасы бар. Кайчандыр үзләре укучы булып йөргән вакытта оешкан командага бүгенге өлкәннәр «Сокол» дип исем кушкан булганнар. Хәзер исә укучыларның «Сокол-2»ләре барлыкка килгән. Мәктәп янындагы хоккей корты бүген бер генә сәгать тә буш тормый. Командалар көн саен диярлек шөгыльләнәләр, ярышлар үткәрәләр....
-
Казначейлык департаментының район бүлегендә яңа җитәкче
ТР Финанслар министрлыгы казначейлык департаментының Тукай районы территориаль бүлеген оешкан көненнән үк җитәкләгән Лариса Нәкыйп кызы Гайнетдинова лаеклы ялга китте һәм 2016 елның 1 январеннан бу вазифага Алсу Хәким кызы Харисова билгеләнде. Алсу Харисова 2000 елда менеджмент, менеджер белгечлеге буенча Кама политехника институтын тәмамлаган. Казначейлык департаментының район бүлегендәге хезмәт стажы...
-
Тукай районында малны бәйләмичә асрауга күчә баралар
Район башлыгы Васил Хаҗиев «Чаллы яшелчәсе», «Биклән», «Тукай азык-төлек корпорациясе», Сәйдәшев исемендәге, «Ирек» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, М. С. Закиров крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты. Район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагының киләчәктәге үсеш резервларына тукталды. Терлекчелек буенча көн кадагындагы сораулар каралды. Районда бүген сыерларны һәм яшь терлекләрне бәйләмичә асрауга күчү...