14 август 2017 яңалыклары
-
Чаллыда кул-аяклары бәйләнгән үле хатын-кыз гәүдәсе табылган
Фаҗига шимбә көнне 36 нчы комплекста килеп чыккан. Яр Чаллыдагы бер йортның фатирында кул-аяклары бәйләнгән, канга баткан 40 яшьлек хатын-кызны табып алганнар. Фаҗига алдагы көнне 36 нчы комплекста килеп чыккан. Гадәттән тыш хәл урынына килгән табиблар хатын-кызга ярдәм итә алмаган - ул үлгән. Хәзер полиция хезмәткәрләре хәлнең ничек килеп чыкканлыгын...
-
Бүген район Советы утырышында Әлфия Хәйруллина Кече Шилнә авыл җирлеге генераль планыннан ризасызлыгын белдерде
14 августта Тукай муниципаль район Советының унҗиденче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук район Иҗтимагый советы, Тукай якташлар оешмасы җитәкчеләре чакырылган иде. Утырышка 45 депутатның 37се килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 14 август көнне, Тукай районында болытлы һава. Иртәнге болытлар көннең икенче яртысында гына таралыр. Явым-төшем юк. Һава температурасы көндез 19 градус, төнлә +11 градус. Җил тизлеге секундына 3 метр, дип хәбәр итә sinoptik.com сайты.
-
Авыл укытучысы һөнәренең 7 уңай һәм 7 тискәре ягы
Укытучы, мөгаллим... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Укучыга акыл, тәрбия иңдерүче дә, белем баскычлары буйлап, югарыга менгәндә маяк булып юл күрсәтеп торучы да, бәла-каза төшкәндә ярдәм кулу сузучы да укытучы. Юкка гына укытучы кешене балалар "икенче әти-әниебез" дип әйтмиләрдер. Шәхеснең әхлакый сыйфатларын уятып, рухи кыйммәтләрне үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Укытучы...