Җәйнең тәме җиләктә
Болыннарда, урман аланнарында кып-кызыл булып җир җиләге өлгерде. Табигать биргән әлеге байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор хәзер. Җир җиләге үзенең искиткеч тәме белән генә түгел, сәламәтлеккә яхшы тәэсире белән дә дан тота, диләр белгечләр. Социаль челтәрләрдә инде күптән җиләкле фотографияләр барлыкка килде. Райондашлар быел җиләкнең чыннан да бик күп булуы турында язалар. Кемдер ике сәгатьтә икешәр чиләк җир җиләге җыйган әнә!
Болын бит әле ул җиләк җыю урыны гына түгел, андагы төрле төстәге гаҗәеп матур чәчәкләрнең, үләннәрнең, агач яфракларының хуш исләреннән баш әйләнә, үзеңне оҗмахтагы кебек хис итәсең. Андагы гүзәллек, андагы рәхәтлекне бернинди чит ил курортларына да алыштырырлык түгел.