14 май 2015 яңалыклары
-
Боерган авыл җирлегендә праймериз үтте.
13 май көнне Боерган авыл җирлегендә праймериз үтте. Анда 32 сайлаучының 31 е тавыш бирүдә катнашты. Барлыгы 11 кандидатка тавыш бирелде. Район хакимияте вәкилләре барлыгы 5 кеше - муниципаль район башлыгы ның аппарат җитәкчесе Әсхадә Наврозова, Роза Абдульманова, ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мустафина, юрист Олег Шумилкин, Калмия авыл җирлеге башлыгы...
-
Тукай районында шомырт чәчәк ата (фото)
Бу шау чәчәктә утырган шомыртларны фотога төшереп, безгә газета укучыбыз Флюрә Ганиева юллаган. Яңа поселогының Рәис Гайнуллин урамында, үзәктә, бар кешеләрне сөендереп, ап-пакъ болытка төренеп утыра бу агачлар. "Кызганыч, башларны әйләндерерлек хуш исне генә конвертка салып җибәреп булмый", ди якташыбыз, шаяртып.
-
«Игътибар – балалар!» айлыгы башлана
Статистик мәгълүматларга караганда, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре күбесенчә җәйге айларда, укучыларның каникуллары вакытында була. Мәсәлән, узган елның июнь-августында республика юлларында шундый 234 һәлакәт теркәлгән. Аларда 5 бала үлгән, 248е тән җәрәхәтләре алган. Быелгы саннарга күз салсак, дүрт айда балалар катнашындагы 135 һәлакәт теркәлгән. Аларда 4 баланың гомере өзелгән. Җәрәхәтләнүчеләр саны...