13 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Авылым минем, Җиреклем
Иске Җирекле мәдәният йорты хезмәткәрләре районкүләм барган «Чишмә башы» («Истоки») бәйгесенә беренчеләрдән булып старт бирделәр. «Авылым минем, Җиреклем» концертын карарга бик күп кеше җыелган иде. Барчасы рәхәтләнеп, залда оештырылган әбиләр, әниләр кул эшләнмәләре күргәзмәсен карады. Шулай ук «Әбием-алтыным» һәм «Алтын куллы бабаем» дип исемләнгән фотокүргәзмәләр дә халык күңеленә хуш килде.
-
«Энергетик» мәдәният сарае якташлар очрашуына чакыра
28 ноябрь 16 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният саранда Норлат, Аксубай якташлары очраша. Керү ирекле. 6+
-
Кнәз мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре бара
Кнәз авылы мәдәният йортында бүгенге көндә тулы куәткә капиталь ремонт эше бара. Ремонтка шактый зур сумма каралган. Хәзерге көндә дивар, идән, түшәм һәм ишекләр демонтажлау эше алып барыла. Эшчеләргә төзелеш эшләрен 2016 елның май аена кадәр тамамлау бурычы куелган. Ремонт эшләре ничек барганлыгын газетаның алдагы саннарында укый алачаксыз.
-
Бәхет нигезе – туган җир
Теләнче Тамак мәдәният йортында «Бәхет нигезе - туган җир» дип исемләнгән концерт узды. Без авылыбызда эшләп килүче оешма хезмәткәрләре чыгышын карадык. Алар биналарының кайчан төзелгәнен, анда кемнәр эшләгәнен, бүгенге көндә нинди эшләр белән янып йөрүләрен сөйләделәр, экранда слайдлар күрсәттеләр.
-
Статистика хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек объектларының 2015 елдагы эшчәнлекләренә күзәтү үткәрәчәк
2016 елның беренче кварталында статистика хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек объектларының 2015 елдагы эшчәнлекләренә күзәтү үткәрәчәк. Эшмәкәрләргә әлеге чарадан баш тарту мөмкин булмаячак. Росстатка бирелгән мәгълүматлар конфиденциаль рәвештә сакланачак. Күзәтү үткәрүнең төп максаты кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының икътисадый үсешен барлау, киләчәген күзаллау, дәүләттән ярдәм программасын төзү дип билгеләнә. Күзәтү...
-
Иске Гәрдәле урамнары яктырырмы?
Иске Гәрдәледә яшәүче Виктория Лапшинадан редакциягә: «Авылда баганаларда яктырткычлар юк, берәр чарасын күрсеннәр иде», - дигән хат килде. Бу мәсьәлә буенча без әлеге җирле пунктны үз эченә алган Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗановка шалтыраттык һәм түбәндәге җавапны алдык: «Бу авылга соңгы ике ел эчендә генә дә 80ләп яктырткыч куелды....
-
Сөтнең һәр тамчысы сыер савучылар кулыннан уза
Терлекчелек тармагы игенчелек белән беррәттән, район өчен мөһим тармакларның берсе булып тора. Соңгы елларда хуҗалыкларда яңа төзелгән һәм реконструкцияләнүче мал фермаларын күреп күңел сөенә. Элек кулдан башкарылган шактый эшнең автоматлаштырылуы, җитәкчеләрнең авылда эшләүче кеше хезмәтен җиңеләйтүгә омтылулары да күп нәрсә хакында сөйли. Шулай да, замана яңартуларына карамастан, игенче, терлекче хезмәте...
-
Алабугада табигатьне саклау буенча халыкара форум үтә
Гуманитар хезмәттәшлек халыкара фонды проекты кысаларында, 1-5 декабрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә табигатьне саклау буенча «Киләчәкне саклап» дип аталган халыкара форум үтә. Чараны оештыру, уздыру өчен җаваплы итеп ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы билгеләнгән. ТР Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгының Кама буе территориаль бүлеге дә бу чарада катнаша һәм район предприятие-оешмаларын,...
-
Тукайлыларны "Таян Аллага" әдәби конкурсында катнашырга чакыралар
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан "Таян Аллага" әдәби конкурсын уздыра Конкурсның бурычлары: * сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру; * татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам динен...
-
Эшмәкәрләр алкоголь продукциясе сатып алуны бердәм дәүләт мәгълүматсистемасында теркәргә тиешләр
Алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидра, пуаре һәм әче балны ваклап сатучы барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр 2016 елның 1 гыйнварыннан үзләренең товар сатып алу фактларын ЕГАИСта (бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында) теркәргә тиешләр. Кибеткә китерелгән барлык товарның накладнойлары ЕГАИС системасында теркәлергә һәм системага раслауга җибәрелергә тиеш....