12 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Алина – юл йөрү куркынычсызлыгы буенча Россия күләмендәге бәйгенең җиңүчесе
Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән агымдагы елның 4 маеннан 10ысына кадәр Россия күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгының Өченче Глобаль Атнасы үткән иде. Әлеге Атна кысаларында «Добрая Дорога Детства» газетасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының юл йөрү хәрәкәтен тәэмин итү буенча идарәсе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге «Куркынычсызлык селфие» дип...
-
Ирешелгән уңышлар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар
3 сентябрьдә Кнәз мәдәният йортында Шилнәбаш, Новотроицкое авыллары һәм Комсомолец поселогы гражданнарының халык җыены булды. Ул күңелле вакыйга белән башланды - сәхнәгә 44 ел бергә гомер кичерүче Флера белән Гомәр Гайнетдиновларның ишле гаиләсен чакырдылар. Алар 10 бала табып, тәрбияләп үстергәннәр, инде унбер оныклары бар. Район башлыгы Васил Хаҗиев акыллы, эшчән...
-
Иске Абдул авылы мәдәният йорты каршында балалар бәйрәм итте
"Игелеклелек атналыгы" кысаларында Иске Абдул авылы мәдәният йорты каршына авылыбызның иң яшь спорт сөючеләре-"Гөлчәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм инвалид балалар жыелды. Алар "Спортлы Татарстан" уенында катнашып, көч сынаштылар,төрле халык биюләрен башкардылар, асфальтка рәсем ясадылар, дип хәбәр итә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдикова.
-
Газета-журналларга язылучыларга бүләкләр тапшырдылар
Узган язылу кампаниясе чорында «Россия почтасы» «Вакытлы матбугатка языл һәм призлар уйнатуда катнаш!» дип аталган акция үткәргән иде. Чарада Яр Чаллы районара почтамты да катнашты. Акциядә катнашу өчен 400 сумнан да ким булмаган бәягә 6 айга яки 1 елга вакытлы матбугатка язылырга, призлар уйнатуда катнашучы анкетасын тутырырга кирәк иде.
-
Мактаулы исемнәр
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Чаллы элеваторы» ачык акционерлык җәмгыяте директорының производство буенча урынбасары Вәсил Хәмзә улы Сафинга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Ветеринария өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятенең терлекчелек цехы баш ветеринар табибы Илдус Илгиз...