11 декабрь 2015 яңалыклары
-
Фотоконкурста катнашучылар гаҗәеп Кар Бабае ясаган (фото)
"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел алды бәйгесе дәвам итә. Редакциябезгә берсеннән-берсе матур, кызыклы фотолар килә. Тагын бер катнашучыбыз - Илсөя Кәлимуллина. Аның гаиләсе Чаллыда яши, ял саен бергәләп авылга, әби-бабай янына Боерган һәм Калмашка кайтып йөриләр. Ул безгә мондый эчтәлекле хат юллаган. "Исәнмесез! Безнең гаилә дә конкурста катнашырга...
-
Калмаш авылының «Өмет» ветераннар клубы алгы сафта
Калмаш авылы мәдәният йортында 2004нче елдан бирле «Өмет» ветераннар һәм инвалидлар клубы эшләп килә. Клубның беренче очрашулары, әлбәттә, бергә җыелып, җылы мохиттә чәй өстәле артында узса, соңрак инде һәрбер әби-апалар үз һөнәрләрен күрсәтеп, яшь чакларындагы җыр-бию, түгәрәк уеннарын искә алып үтә башлады.
-
Физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен спартакиада узды
Инвалидлар декадасы уңаеннан, районда бик күп төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе - шахмат-шашка, дартс, атыш, урыннан сикерү һәм кул көрәше буенча спартакиада. Ул сишәмбе көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында оештырылды.
-
Хакимияттә һәм прокуратурада халыкны кабул итәләр
14 декабрьдә 12.00-20.00 сәгатьләрдә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үтә. Тукай районы хакимиятендә бу чара 116нчы кабинетта уздырыла (Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт). Алдан язылу 8 (8552) 70-37-82 телефоны аша башкарыла. Кабул итүгә паспорт белән, чират буенча керергә кирәк. Шушы ук вакытта, 12.00-20.00 сәгатьләрдә,...
-
Хәрби комиссар өлкән сыйныф укучылары белән очраша
Хәрби комиссариат армия хезмәтенә кагылышлы сораулар буенча район мәктәпләренең 9, 10, 11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар да үткәрә башлады. Берничә авыл җирлеген берләштергән мондый чара күптән түгел Круглое Поледа оештырылган иде. Узган атнаның җомгасында очрашу Яңа поселогы мәдәният йортында үтте. 18 декабрь көнне исә өлкән сыйныф укучыларын...
-
2016 елның рәсми исеме билгеле булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы елга исем бирү турындагы Указга кул куйды. 2016 елны Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан иттеләр. Бу елны җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклап калу һәм торгызу, сулы биологик ресурслар тирәлеген саклау, халык өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтү күздә тотыла. Миңнеханов 2016 елны Идел һәм...
-
Егерме көн эчендә өлгерсәң, штрафның яртысын гына түлисең
РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 өлеше өстәлде. Ул машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафның яртысын гына түләү хокукын бирә. Бу яңалык административ җаваплылыкка тарту турындагы карар чыгарылганнан соң штрафын егерме көн эчендә түләүчеләргә кагыла. Мәсәлән, йөртүчегә 1000 сум штраф салынган икән, ул аны...
-
Кеше хокукларын яклауга кагылышлы сорауларны тыңлаячаклар
Кеше хокуклары көне һәм РФ Конституциясе көне кысаларында 14-18 декабрьдә районда эчке эшләр органнарына кагылышлы сораулар буенча «Гражданнарга хокукларын яклау буенча консультация бирү атнасы» үтә. Булган сораулар буенча район буенча Эчке эшләр бүлегенең юрисконсульты Эльвира Марсовна Токаревага 8.00-12.00, 14.00-18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон: 8 (8552) 37-96-88. Шулай ук район...