11 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Халык бердәмлеге – олы хәзинә
Комсомолец поселогының «Браво» күпфункцияле үзәгендә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы бәйрәм уздырылды. Китапханәче Тамара Лобова әлеге көннең ничек барлыкка килү тарихы турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук мәктәп укучылары белән команда оештыруга юнәлдерелгән кызыклы уеннар уздырылды. Бәйрәмдә катнашкан I-IV сыйныф укучылары һәм аларның...
-
Җәйләү авылында гыйбадәт йорты ачылды
Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан республикабызның рухи яңарышына һәм үсешенә зур игътибар бирелә. Безнең районда да җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан үстерүгә зур игътибар бирелә. Бәйрәм көннәрендә Җәйләү авылында да зур вакыйга булды - часовня ачылды. Авыл халкы өчен бу, чыннан да, мөһим вакыйга. Часовня ачылуын биредә күптән көткәннәр иде.
-
64 яшьлек ир-ат югалган
Район Эчке эшләр бүлеге 1951 елның 4 августында Күгәш авылында туган, бүген дә шунда яшәүче Рәшит Гаптелбаян улы Сабировны эзли. Ул 2015 елның 3 октябрендә өеннән чыгып киткән һәм шул көннән бирле бер хәбәре дә юк. Ир-атка якынча 60-65 яшь бирергә була, буе 160-170 см тирәсе, ябык гәүдәле, чәчләре чал,...
-
Көзге чакырылышта армиягә китүчеләрнең күпчелеге коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк
Көзге чакырылыш чорында районнан 36 егет армия сафларына алыначак. Яшьләрнең күпчелеге - 22се коры җир гаскәрләрендә, 4есе Эчке эшләр частьларында, 5есе хәрби-диңгез флотында, 3есе һава-космик көчләрендә, 2се Президент полкында хезмәт итәчәк. Болар - Мәскәү өлкәсе, Владивосток, Югра, Севастополь, Хабаровск, Новосибирск шәһәрләре. Язын исә 43 егет хәрби хезмәткә озатылган иде. Быелгы...
-
«Чишмә башы» районкүләм бәйгесе катнашучыларына тавыш бирергә ашыгыгыз
Районда «Чишмә башы» («Истоки») районкүләм бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнде. Күркәм фестивальнең гала-концерты 3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылачак. Әлеге концертта иң-иңнәр генә чыгыш ясаячак, районыбыз уңганнарын-булганнарын, үзешчәннәрен шәһәр халкы да күзәтә алачак. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (www.tukai-rt.ru) һәрбер авыл җирлеге өчен махсус...
-
Терлекчелек буенча алдынгылар рәтендә
Дүшәмбе көнне ТР Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агымдагы елның ун ае эчендә терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре белән чыгыш ясады. 2015 елның ун ае эчендә республикада 297 мең тонна (104 процент) терлек һәм кош ите, 992 мең тонна (104 процент) сөт, 733 миллион...