10 декабрь 2015 яңалыклары
-
Игътибарга һәм ихтирамга лаек алар
Һәркемнең сәламәт булып бәхетле, имин тормышта яшисе килә. Ни кызганыч, адәм баласына язмыш дигәнең нәрсә әзерләгәнен берсе дә белми. Кайвакыт шулай җайга салынып уңайлы гына аккан тормыш кинәт челпәрәмә килә дә куя. Ниндидер бәхетсезлек килеп чыгу сәбәпле, кеше инвалидка әйләнә. Менә шул чакларда әлеге тормыш сынавы белән килешү бигрәкләр дә...
-
Мәләкәс авылының хезмәт ветераны Николай Евграфовны мәдәният хезмәткәрләре олылаган
Җир йөзендә тырыш, гадел, сабыр холыклы, җитез, зирәк һәм дә тормыш сөючән кешеләр була. Мәләкәс авылында гомер итүче хезмәт ветераны Николай Федорович Евграфов менә шундый затларның берсе. Николай Федорович шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул гомере буе механизатор, көнне - төнгә ялгап колхоз басуларыннан кайтып кермичә иген...
-
Иске Абдулда мөмкинлекләре чикле кешеләргә күчтәнәчләр таратканнар
Инвалидлар декадасында Иске Абдул мәдәният йортында инвалид балалар өчен чәй өстәле әзерләнде, күчтәнәч бүләкләре тапшырылды, инвалидларның өйләренә кереп, "Сәйдәш" хужалыгы күчтәнәчләре өләшелде. Мөмкинлекләре чикле, авыру кешеләр тормыш тарафыннан кыерсытылган, шуңа аларның күңеле бик нечкә, ә бу очрашулар алар өчен кечкенә бәйрәмгә әверелде, дип хәбәр итә Иске Абдул мәдәният йортының сәнгать...
-
Иштирәктә казларны өмә ясап, бергәләшеп эшкәртергә яраталар
Замана алга атласа да, яңа техник мөмкинлекләр барлыкка килсә дә , авылларда әле һаман элекке йолалар сакланып килә. Шул йолаларның берсе ул - каз өмәсе. Казларны озак көннәргә сузып, берүзең дә эшкәртеп бетереп була, әмма безнең авылда өмәләр яраталар. Сезгә җибәрелгән фотосүрәтләрдә, без Рафаиль белән Зәлилә апа Хадиевлар гаиләсендә. Алар...
-
«Чишмә башы» фестиваленә йомгак ясалды
Үткән дүшәмбедә район җитәкчелеге киңәшмәсендә «Чишмә башы» («Истоки») районкүләм бәйгесенә йомгаклар ясалды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова фестиваль, аның кысаларында эшләнелгән эшләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре эшчәнлеге, авыл халкы белән берлектә үз җирлекләренең гимны, гербы, клибы барлыкка килүе белән таныштырды.
-
«Татавтодор» оешмасының Яр Чаллы филиалында яңа җитәкче
Атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев «Татавтодор» оешмасының Яр Чаллы филиалына яңа җитәкчесе белән таныштырды. Бу вазифада хәзер Андрей Юрьевич Барсуков эшли.