10 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Күктәк Мирсәет авылында ябылган мәктәпне мәчет итәләр
Тукай районының Күктәк Мирсәет авылында уздырылган халык җыенында гаять мөһим мәсьәлә - мәчет төзү турында сөйләшенгән. Шулай итеп, авыл халкы мәхәллә төзү турында карар кабул иткән. Мәчет итеп күптән түгел ябылган мәктәп бинасын файдаланырга ниятлиләр. "Бу районның 56 нчы мәхәлләсе булачак", - дип хәбәр итә районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас.
-
Эремчекнең файдасы
Эремчектә аксым, май, кальций тозлары, фосфор күп. Майсыз эремчектә 17 процент аксым (итнең кайбер төрләренә караганда да күбрәк) бар.
-
Ильбухтинода янгын ике йортка, бер сарайга зыян китерде
Бүген төнге сәгать 3тә янгын сүндерүчеләр Ильбухтинода йорт януы турында хәбәр алалар. Алар барып җиткәндә агач бүрәнәләрдән төзелгән иске йортка тулысынча ут капкан, ялкын уң яктагы кирпеч йортның һәм сул яктагы сарайның түбәләренә күчкән була. Йортлардагы кешеләргә зыян килми, сарайдан малларны да чыгарырга өлгерәләр. Ут чыгуның сәбәбе әлегә билгесез, янгын...