9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
“Халык контроле”ндә алты яңа категория барлыкка килде
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында яңа алты категория барлыкка килде, алар: «Законсыз этил спиртын җитештерү һәм (яки) аны сату», «Хуҗасыз хайваннар», «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу», «Спорт объектлары эше», «Мәдәният учреждениеләре эше», «Мәдәният һәйкәлләре». Барлык категорияләргә профильле министрлыклар беркетелгән, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы.
-
Тукай районы имамнары белемнәрен күтәрә
Татарстан Диния назәрәте белән төзелгән килешү нигезендә, республикабыз авылларындагы һәр имам өч ел саен үз белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Шушы программа буенча бүгеннән Тукай районыннан 10 имам Казанда урнашкан Россия Ислам университетында курсларда укыячак. Алар 10 көнгә исәпләнгән. Дәресләрдә Коръән нигезләрен, дини мәрәсемнәр(йолалар) үткәрү, исламга чакыру кебек фәннәр үзләштерү...