9 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Балалар арасында шигырь бәйгесе
16 ноябрьдән районда "Балачак - бәхетле чак"дип исемләнгән сәнгатьле шигырь уку бәйгесе башлана. Бәйгедә 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашачак. Беренче тур райондагы 3 куст буенча - Круглое Поледагы "Голубой вагон", Калмаштагы "Ләйсән", Шилнәбаштагы "Тополек" балалар бакчаларында оештырыла. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге...
-
Олимпиадалар башлана
2009 ел, 2 декабрьдә РФ Фән һәм мәгариф министрлыгында расланган 695 номерлы Бөтенроссия олимпиадасы турындагы положение, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының 2011-2012 уку елына эш планы нигезендә агымдагы елның 14 ноябреннән Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль туры башлана. Мәктәп укучыларының белемнәре 21 фәннән сыналачак.
-
Яңа биокомплекс кайтты
"Кама-Бекон" ЖЧҖнә дуңгызларның тизәк сыекчасын басуларга кертү элек-электән зур чыгымнар белән бәйле иде. Быел сыекчаны уннарча юан шланглардан торган биокомплекс белән җиргә кертү җайланмасын сатып алдылар. Аның бәясе 4,5 миллион сум. Америка-Австрия фирмасы эшләгән әлеге биокомплекс сыекчаны турыдан-туры культиватор табаны астына агызып, туфрак белән каплап бара. "Без элек сыекчаны чәчүлек...
-
Яшьләр өчен яхшы мөмкинлек
Республикада "Кадрлар резервы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның 10 октябреннән "Югарыга!" дигән конкурс старт алды. Ул ике этапта уза. 10 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр үткәрелгән беренче этапта катнашырга теләүчеләрдән гаризалар һәм документлар кабул ителде. 15 ноябрьдән 20сенә кадәр вакыт аралыгында претендентларның идарә итү, лидерлык осталыклары һәм иҗади сәләтләре тикшереләчәк....
-
Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков районда булып китте
2012 елдан республикада мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы эшли башлаячак. Республика буенча 730 дан артык уку йорты мондый яңартуга мохтаҗ. Төзекләндерү эшләре өчен һәрберсенә миллионнар кирәк. Кайбер мәктәпләр утызар ел, ягъни төзелгәннән бирле капиталь ремонт күрмәгән. Яңа программаның эшли башлавы мәгарифтәге әлеге авырткан мәсьәләне хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш. Бу турыда...