9 август 2019 яңалыклары
-
Сливадан повидло
Сливадан повидло
-
Балык, кап!
Җәйләү авылында яшь балыкчылар балык ярышты. Әгәр авыл елга яки күл тирәсендә урнашкан икән, андый җирлектә балык тотарга яратучы малайлар да күп була. Шушы үзенчәлекне истә тотып, эшмәкәр Виталий Касакин яшь балыкчылар арасында бәйге оештырырга булды. Аның тәкъдимен Мөсәнниф Ханов белән Виталий Абрамов та хупладылар. Ярышлар Җәйләү авылы янындагы «Касакин усадьбасы» ҖЧҖ балык үрчетү питомнигы территориясендә үтте. 15 яшькә кадәрге 20 бала катнашты. Гомуми приз фонды 9 мең сум тәшкил итте.
-
Төп геройлар – бал hәм варенье
Көтеп алган җәй үтеп тә бара. Быел ул үзәнчәлекле – кояшлы, эссе көннәре сирәк. Шулай да җәй – җәй инде, без аны яратабыз. Җәйне истә калырлык, сагынып сөйләрлек итәр өчен «Якты юл» газетасы Тукай районында hәм Чаллыда яшәүчеләр өчен чып-чын җәй бәйрәме уйлап тапты. «Баллы фестиваль – бал hәм варенье бәйрәме».
-
Тиздән сайлаулар!
Татарстанның VI чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү тәмамланды. Бердәм сайлау көнендә – 8 сентябрьдә республика халкы Татарстан парламентының яңа составына депутатлар сайлаячак. Татарстан җирлегендә теркәлгән 7 сәяси фирка сайлауларда катнашачак. Бер мандатлы округлар буенча кандидатлар саны – 236. Берьюлы унлап кандидат булган округлар да, 4 кенә кандидат булганнары да бар. Сайлау көненә бер ай вакыт калып бара. Тукайлылар сайлаулардан ниләр көтә соң? Без әлеге сорау белән аларның үзләренә мөрәҗагать иттек.
-
Адымлап-адымлап алга таба
Агымдагы ел башында Тукай районы үз алдына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, авыл җирлекләренең инфраструктурасын, халыкның тормыш хәлен яхшырту буенча бик тә җитди бурычлар куйды. Инде җәйнең уртасын уздык, елның яртысы артта калды. Куелган бурычлар ничегрәк хәл ителә? Аларны тормышка ашыру юнәлешендә нинди эшләр башкарылды? Район башлыгы Фаил Камаев белән әңгәмәбез шул хакта.
-
Ерак Төньякта эшләүче кешеләр өчен ташламалар
Районы халкының сорауларына Россия Пенсия фонды Яр Чаллы шәһәре идарәсенең Тукай районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Руслан Шәнгәрәев җавап бирә.
-
Татарстан авылларында гаиләдә беренче һәм өченче булып туган балалар саны арта
Беренче баласын тапкан 2 785 хатын-кыз һәм өченче баласы туган 541 хатын-кыз республика бюджетыннан түләүләр алды.
-
Бабайлар әйткән : “Сай елга шалтырап ага, тирән елга — тавышсыз”,- дигәннәр
Һава торышы.