9 май 2015 яңалыклары
-
“Иң матур пар” бәйгесендә Боерганнан яңа катнашучылар бар
Сокландыргыч, гүзәл, чибәр, сылу, күз явын алырлык - "матур" сүзенең мәгънәсенә якын сүзләр гаҗәеп күп. Чөнки без аларны кулланырга яратабыз, чөнки матурлыкның үзен яратабыз. Әле кешене якыннан белмәсәк тә, әгәр ул тышкы кыяфәте белән үзенә тартып тора икән, ул безгә ошый. Әйтик, "Иң матур пар" бәйгесенең яңа катнашучылары - Боерганнан...
-
Шилнәбаш янындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән
М-7 трассасында - Тукай районы Шильнебаш авылыннан ерак түгел урында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. "Лада Калина" машинасының 28 яшьлек йөртүчесе борылышта идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана. 31 яшьлек пассажир һәлакәт урынында ук вафат була. Хастаханәнең реанимация бүлегенә озатылган йөртүче ике сәгатьтән соң җан бирә....
-
Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары!
Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсеннән, күп еллар узуга карамастан, илебез халкының батырлыгы хәтерләрдә саклана. Кызганыч, вакыт шул тарихи вакыйгалар шаһитларын арабыздан алып китә, ветераннарыбыз сафы көннән-көн сирәгәя. Районыбызда фашист илбасарларына каршы корал тотып фронтка киткән, Җиңү яулап кайткан,...
-
Хөрмәтле райондашлар, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчы-интернационалистлар!
Барыгызны да ихлас күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйм, исәнлек-саулык, бәхет телим. Ватан сугышы ветераннары, фашист илбасарларыннан туган илебезне саклап калып, Европаны азат итсә, әфганчылар, әтиләр-бабайлар батырлыгын дәвам итеп, интернациональ бурычларын үтәүдә үзләрен аямадылар. Аталар батырлыгы - улларга мирас. Һәм бу батырлык - халкыбызның тынычлыгын саклауда ышанычлы...
-
Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да чын күңелдән Бөек Жиңү Көне белән котлыйм. Бу куанычлы, шатлыклы һәм шул ук вакытта сагышлы да бәйрәм халкыбыз өчен ныклык, батырлык һәм чын ватанпәрвәрлек символына әверелде. Киләчәк буыннарның матур, тыныч тормышы өчен гомерләрен биргән әтиләребез һәм бабаларыбызның тиңдәшсез сугышчан батырлыгы - бүген барыбыз өчен дә матур өлге. Илебезне...
-
Җиңү бәйрәме белән!
Сезне чын күңелдән Бөек Жиңү Көне белән тәбрик итәм. 70 ел элек дөнья тарихында күпме канлы эзләр, күпме күз яшьләре калдырган Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Ләкин аның кайтавазы әле һаман да йөрәкләрне әрнетә. Дәһшәтле сугыш елларында фашист илбасарларына каршы бәрелешләрдә үзләрен аямыйча сугышып, Җиңү яулап кайткан, яу кырларында батырларча һәлак...