9 февраль 2017 яңалыклары
-
Тукай районы мәдәният бүлеге хезмәткәре Мөдәррис Гыймаевның йөрәге тибүдән туктады
Бүген Тукай районының мәдәният бүлегендә машина йөртүче булып эшләгән Мөдәррис Габдрахман улы Гыймаевның гомере өзелде. Эш вакытында йөрәге кинәт авырткач, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып китәләр, табиблар аңа операция ясый, тик, кызганычка каршы, гомерен саклап кала алмыйлар. Мөдәррис абый район хакимиятендә эшләүчеләр күңелендә ачык йөзле, аралашучан, ярдәмчел, җаваплы кеше...
-
Иртәгә Тукай районында Мәгариф һәм фән министры катнашында муниципаль район Советы сессиясе узачак
10 февраль көнне Тукай муниципаль районына эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килүе көтелә. Сәфәренең башында ул Новотроицкое авылында мәгариф һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә булыр дип планлаштырыла. Аннан Мусабай Завод авыл җирлегендә мәктәп һәм балалар бакчасын капиталь төзекләндерүнең торышын белән танышачак....
-
WorldSkills: Тукай районы егетләре сынатмады
1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә «WorldSkills» стандартлары буенча «Яшь белгечләр» дип исемләнгән региональ (республикакүләм) эшче һөнәрләр чемпионаты узды. Әлеге чемпионатта район данын яклап ике укучы - бикләнлеләр Алмаз Якупов белән Ринас Нуриев катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча егетләр «Мобиль робототехника» компетенциясендә II урын яулады һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Егетләрне...
-
“Татфондбанк” идарәсе рәисе урынбасары тоткарланган
Кертемчеләргә 90 млннан артык зыян салынган дип фаразлана. Хокук саклау органнарына зыян күрүчеләрдән инде йөздән артык гариза кергән. Казанда "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесендә акча урлау эше буенча тагын ПАО "Татфондбанк" идарәсе рәисе урынбасары тоткарланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән. "Татар-информ" мәгълумат агентлыгының хокук саклау...
-
Чаллы бәби-боксында калдырылган баланы тәрбиягә алырга кырыклап гаилә теләк белдергән
Кыз бала әлегә Кама балалар медицина үзәгенең яңа туган балалар бүлегендә, аннан аны Балалар йортына күчерәчәкләр. 40лап гаилә Чаллы бәби-боксында калдырылган баланы тәрбиягә алырга теләк белдергән. Бу хакта Чаллы шәһәре башкарма комитетының Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Роза Гернер хәбәр итте, дип яза «Новая Кама» газетасы. «40лап гаилә баланы кызлыкка...
-
Ләйлә – авылны, ә авыл аны үз итте
Саба якларында туып-үскән ул. Мәктәптә укыганда ук җаны теләгән һөнәре - медицина белгечлеге алуны ниятләп куйган. Бүген өздереп кенә үзе дә әйтә алмыйдыр, әмма табиб булачагы, кешеләрне авырулардан коткаруга хезмәт итәчәге турындагы ныклы карары Ләйлә Гобәйдуллинаны, мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан медицина көллиятенә алып килә. Яратып, чын күңелен биреп укый ул....
-
«Минем авылым» иҗади бәйгесенә Биклән авылы шагыйрәсе үз хезмәтен җибәрде
Газетабызда да, сайтыбызда да Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыруы турында хәбәр иткән идек инде. Тукай районы халкын әлеге конкурста актив катнашырга чакырабыз. Моның өчен бары үз авылыгыз турында тәфсилләп язарга кирәк. Конкурска килгән эшләр юнәлешләргә һәм 3...
-
Тарихны торгызыйк
Билгеле булганча, район башкарма комитетының архив бүлегендә район тарихын чагылдыручы, истәлекле вакыйгалар, күренекле кешеләр белән бәйле фотосурәтләр саклана. Әммә кайбер сурәтләрдә имза булмаганлыктан, әлеге фотосурәт кайда ясалган, анда кем сурәтләнгән һәм төшерү вакытын ачыклап булмый. Шуның белән бәйле, башкарма комитетының архив бүлеге Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru/) «Тарихны торгызыйк»...