8 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Шәхси тракторларның төзеклеген тикшерәләр
Шәхси тракторларны һәм прицепларны куркынычсыз куллануга контрольне көчәйтү максатыннан районда 7 сентябрьдән 25енә кадәр «Шәхси трактор» дигән чара үткәрелә. Бу көннәрдә юл-патруль хезмәткәрләре һәм Күзәтчелек идарәсе инспекторлары үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын, йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәләр. Үзйөрешле машиналар һәм прицеплар гадәттә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып файдаланыла...
-
33 яшьлек ир-ат үлгән, 77 яшьлек бабай больницага эләккән
7 сентябрь көнне иртәнге сәгать җиде тулгач Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлындагы һәлакәттә 33 яшьлек ир-атның гомере өзелде. Яр Чаллыда яшәгән әлеге ир-ат «Рено» автомобилендә була. Машина йөртү хокукы бирүче таныклыксыз руль артына утырган, шуның өстенә тизлек режимын саклау турында да уйламаган ир-егет. Идарә итүне югалтып, ул каршы...