8 май 2013 яңалыклары
-
Бергәләп күбрәк булдыра алабыз
"Татарстан" совхозы поселогының "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның "Бергәләп күбрәк булдыра алабыз!" дип аталган район фестивале узды. Чарада катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә балалар үзләре бу очрашудан бик канәгать калды.
-
Юстиция майоры кабул итә
8 майда, чәршәмбе көнне, сәгать 10.00да Россия Федерациясенең Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең районара бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, юстиция майоры Р. Харитонов гражданнарны кабул итә. Тикшерү комитетының адресы: Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69 нчы йорт. Анда Актаныш, Минзәлә, Тукай һәм Зәй районнары территориясендә Тикшерү алып бару бүлегенең эшчәнлегенә кагылышлы...
-
Саваплы чара киңрәк колач ала
"Якты юл" газетасы һәм район мөхтәсибәте инициативасы белән, бөтен район күләмендә, авыл зиратларын чистарту өмәләре уздырыла. 4-5 майда ул алтынчы тапкыр үтте. Быел зират өмәләре бигрәк тә киң колач белән узды. Күзкәйдә зиратны чистарту өмәсенә бөтен авыл кубып килде дисәң дә арттырып әйтү булмас. Бик күп эш эшләнде. Бергәләп алынсаң,...
-
Бакчачылык ширкәтләрендә дә өмәгә чыктылар
Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында Бәтке авыл җирлегендәге "Рассвет" бакчачылык ширкәтендә өмә узды. Әлеге җирлек биләмәләрендә барлыгы 6 бакчачылык ширкәте бар. Җирлек башлыгы Максим Ионычев әйтүенчә, алар бакчачыларны җыеп өмәгә чакырганнар. "Рассвет" ширкәтенең бакча хуҗалары әлеге тәкъдимне күтәреп ала. Өмәне ширкәт рәисе Алексей Чистяков башлап йөри. Бакчачылар белән күмәкләшеп, юл кырыйларын...
-
Сугышта – герой, тынычта – алтын куллы төзүче
Бөек Ватан сугышы ерагайган саен, ветераннарның да сафлары сирәгәя бара. Бүген районда барлыгы 77 ветеран яши. Менә 68нче тапкыр күз яшьләренә буылып алар Җиңү язын каршылый. Болай да истән чыкмый бимазалаган, төшләрдән китми интектергән ул дәһшәтле елларның авыр хатирәләре бу көннәрдә кабат яңара, яралы йөрәкләр тагын бер кат сулкылдый. 77...
-
Өстенлек миндә дип, карамыйча юлга чыкма
6сыннан 12 майга кадәр юл хәрәкәте иминлегенең БМО тарафыннан оештырылган Икенче глобаль атнасы дәвам итә. Атна җәяүлеләр куркынычсызлыгын саклауга багышлана. Бу чорда ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздыра. Җәяүле кичүләренең торышы тикшерелә, алардагы җитешсезлекләр барлана. Машина йөртүчеләрнең кичүләрдә юл бирмәү фактларын ачыклау һәм җәяүлеләрнең...