Ремонт таләп итүче юл участоклары билгеләнгән
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, «Федераль юл агентлыгының Волга-Вятка төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» җитәкчелеге һәм «Главтатдортранс», «Татавтодор», «БДД» вәкилләре катнашында районда урнашкан региональ һәм җирле әһәмияттәге юлларны карадылар, аның барышында ремонт таләп итә торган юл участокларын билгеләделәр.