7 октябрь 2014 яңалыклары
-
Иске Җирекледә шугалак яңа урынга күчерелә
«Халык контроле» интернет-порталына Иске Җирекледә яшәүчедән авылдагы хоккей кортын сүтеп алуларына ризасызлыгын белдереп хәбәр килгән. Узган ел балаларыбыз рәхәтләнеп шуганнар иде, быел ул сөенечтән мәхрүм булырлар микәнни дип борчыла ул. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Заһидә Закированың белдерүенчә, борчылырга бер дә урын юк. Күпфункцияле үзәк территориясен төзекләндерүгә бәйле рәвештә, шугалак бары...
-
Мәктәпләрдә һәм бакчаларда акча җыйсалар – район прокуратурасына хәбәр итегез
Район прокуратурасы мәгариф оешмалары эчәнлегендә законнарның үтәлүен тикшерде. Чара барышында беренче чиратта балалар бакчасы һәм мәктәп ихтыяҗлары өчен ата-аналардан мәҗбүриләп акча җыю, аны максатчыл булмаган рәвештә файдалану фактларына игътибар ителде. Чөнки мәгариф учреждениеләрендә хәйрия ярдәме исеме астында ата-аналардан акча җыю очраклары кабатланып тора. Тикшерү вакытында мондый кырын гамәлләр районның да...
-
Комсомолецта «яшь» пенсионерларны да, оныкларга иң бай әби-бабайларны да тәбрикләделәр
Комсомолец поселогында Өлкәннәр бәйрәме авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурованың җылы котлау сүзләреннән башланды. Кичәдә авылның мәдәни һәм ижтимагый тормышында актив катнашучы өлкәннәребез билгеләп үтелде. Шулай ук «яшь» пенсионерлар, оныкларга һәм оныкчыкларга иң бай әби-бабайлар, юбилярлар тәбрикләнде. «Петушок» балалар бакчасына йөрүче нәниләр әби-бабайларына үз җырларын бүләк иттеләр, «Вера» бию ансамбле чыгыш...