7 август 2015 яңалыклары
-
Кыр эшләре көндәлеге
Явымнар урып-җыюда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирми. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 6 авгуска райондагы 45 473 гектардагы бөртеклеләрнең 10 545 гектардагысы (23 проценты) суктырып алынган. Тулай җыем - 27 800 тонна. Район уңыш алу күрсәткече буенча республикада беренче өчлектә алдынгы урынны саклап килә, һәр гектардан...
-
Тукайлыларны Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында нәрсә кызыксындыра?
Билгеле булганча, башкалабыз Казанда Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатыны бара. Ике көннән тарихка кереп калачак әлеге чара турында республикабыз матбугатында бик күп кызыклы фактлар да дөнья күрде. Миллионлаган тамашачы әлеге ярышны һәр көнне күзәтеп бара. Ә яякташларыбыз - тукайлыларны бу чара кызыксындырамы, алар өчен аның кайсы яклары...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм намуслы хезмәтләре өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Якты юл» газетасы редакциясе филиалы директоры - баш мөхәррире Инзилә Маннур кызы Әхмәтгәрәевага «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Электрон хезмәтләрдән файдаланучылар саны елдан-ел арта
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстанда яшәүчеләргә 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән булган. Үткән 2014 ел белән чагыштырганда бу 76 процентка күбрәк дигән сүз. ТР дәүләт хезмәтләре порталына 15 миллион кеше кергән һәм әлеге порталны 116,5 миллион карау факты теркәлгән. Гражданнарның шәхси кабинетлар саны да 33 процентка артып, хәзерге вакытта 1,38...
-
«Чаллы яшелчәсе»ндә берьюлы игеннәрне һәм яшелчә уңышы җыйсалар, фермерлар яшь бәрәңге ала, көзге чәчүгә җирләрне әзерли
Узган атнада «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгының арыш һәм кәбестә басуында булырга туры килде. Безне биредә хуҗалыкның баш агрономы Василий Лысенков һәм кәбестә алучыларның бригадиры Тәлгать Хәлиуллин каршы алды.
-
Калмия агитбригадасы кырда эшләүче игенчеләр күңелен күтәрде
Калмия мәдәният йорты каршындагы агитбригада, балаларның «Йолдызкай» бию ансамбле (җитәкчесе Альмира Гыйльфанова) «Вилданов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы игенчеләре янына төшке аш вакытында концерт номерлары белән барды.
-
Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бар республиканы туйдыра ала
Республика районнарында урып-җыюның барышын контрольдә тоту максатыннан Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атна дәвамында вертолеттан басуларны карап йөри. Татарстан - күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгында да, лидер регион булып тора. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләре белән бар республиканы туйдыра ала.