6 декабрь 2015 яңалыклары
-
Аның һәр дәресе – үзе зур ачыш
Укытучы - иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. «Укытучы булып туарга кирәк», - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булырга тиеш ул. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу һәм дә алар белән ихлас аралашу - күпме...
-
Кызыл тасмалар тараттык
СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» берләшмәсе белән берлектә «Кызыл тасма» акциясе әзерләп үткәрделәр. Шулай ук акциядә Кнәз мәктәбе укучылары да актив катнашты. Авыл халкына 80 символик кызыл тасмалар, мәгълүмат битләре, файдалы китапчыклар таратылды. Әлеге акция ВИЧ/СПИД белән чирләүче кешеләргә булышлык күрсәтү һәм...
-
Тукайлыларның Яңа ел яллары
Татарстанның Эш, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы Яңа елга яллар исемлеген төзеде. Документ буенча Татарстанда ял көннәре: 1, 2, 3, 4, 5, 6 и 8 гыйнварда - Яңа ел каникуллары. 7 гыйнварда - Раштуа бәйрәме. Шулай ук 2 гыйнвардагы шимбә ялы 3 майга, 3 гыйнвар якшәмбе ялы 7 мартка күчерелә.
-
«Без бергә булганда» халыкара бәйгедә район балалары югары дәрәҗәдә чыгыш ясады
Яр Чаллы шәһәрендә халыкара бәйге - «Без бергә булганда» дип исемләнгән фестиваль булып узды. Әлеге фестивальне «Сәләт планетасы» дип исемләнгән балалар иҗатына булышу һәм үстерү фонды оештырды. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән иҗади коллективлар катнашып, үзләренең эшләрен һәм иҗади тырышлыкларын Мәскәү, Санкт-Петербург, Грузия һәм Казан профессиональ жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр.
-
Волейбол уеннарында – беренчеләр
Волейбол уеннары буенча район беренчелегенең зона этаплары Мәләкәс авылы һәм Сосновый Бор поселогының спорт залларында үтте. Анда 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар һәм кызлар көч сынашты. Барысы бергә спорт ярышларында 10 кызлар һәм 12 малайлар командалары катнашты. Ә финал өлешендә исә иң-иңнәр генә калып беренчелекне яуларга тырышты....