6 май 2022 яңалыклары
-
Ифтарда күңелләр сафланды
Сөенеп көтеп алган Рамазан ае да төгәлләнде. Аллаһы Тәгаләнең әҗерен өмет итеп ураза тоттык, теләкләр теләдек, кулдан килгән кадәр изгелекләр кылырга. тырыштык. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.
-
Сугыш елы ачысын күргән Зөлфәт абый
Зөлфәт Муллануров бу елны 90 яшен тутырды. Ул бүгенге көндә үз йортында ялгыз яши. Ялгыз дип әйтүем, йортында ялгыз калуы. Аңа булышырга хөкүмәтебез социаль хезмәткәр билгеләгән. Киленнәре, оныклары гел янына кайтып торалар. Кышын килене Нәфисә биатасын үз янына Чаллыга алды. Билгеле күрше-күлән, авылдашлары, туганнары да гел килеп хәл-әхвәлен сорашып торалар.