6 апрель 2023 яңалыклары
-
Новотроицкий урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары ел саен үткәрелә торган “Яшә, чишмә!”экологик акциясендә катнаштылар
Мәктәп укучылары чишмәне һәм аның янындагы биләмәләрнене чүп-чардан һәм корыган үләннән чистарттылар. Балалар бик яхшы эшләделәр. Мондый экологик чаралар тирә-юнебезне чүп-чардан арындырып, чисталыкны һәм тәртипне саклап кына табигатькә ярдәм итүнең мөһимлеген ачык күрсәтә.
-
«Бәйләргә өйрәнүчеләр» өчен мастер-класс
Кенәз мәктәбендә укучылар өчен Пушкин картасы буенча чираттагы «Бәйләргә өйрәнүчеләр» дип аталган мастер-класс дәресләре узды. Кызлар горизонталь челтәрләрне, түгәрәк бизәкләрне, дүртпочмаклы итеп, ыргак белән бәйләүне өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәчәкләр.
-
Тукай муниципаль районы шәхси хуҗалыкларында, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр янына белгечләрнең баруы оештырылды
Эшче төркем составына социаль хезмәткәрләр, янгынга каршы һәм газ хезмәте куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре керә.