5 декабрь 2013 яңалыклары
-
«Бәхет йолдызы» фестиваль-конкурсында катнаштылар
Узган ялларда Яр Чаллыда балаларның һәм яшьләрнең 1нче шәһәр сәнгать йортында «Бәхет йолдызы» дип исемләнгән фестиваль-конкурс үткәрелде. Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы сабыйлары татар милли сәнгате бәйгесендә катнашып, «Сәнгатьле сөйләм» номинациясендә I урынга лаек булдылар. Кечкенәләр конкурста бергәләшеп «Кызлар конфет ашыйлар» шигырен тәкъдим иттеләр.
-
«Каенкай» балалар бакчасы сабыйлары - бөтенроссия иҗат конкурслары җиңүчеләре
Яңа поселогының «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче биш яшьлек Иршат Ризатдинов белән дүрт яшьлек Мәликә Мерганова «Яраткан укытучыма чәчәк бәйләме» дип исемләнгән бөтенроссия сурәтләү-гамәли иҗат конкурсында катнашып, III урынга лаек булдылар. Ә «Көзге рәсем» дип аталган бөтенроссия декоратив-гамәли иҗат конкурсында үзен сынаган биш яшьлек Наилә Насыйбуллина катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Балаларның...
-
Иң яхшы менеджерны билгелиләр
20 декабргә кадәр халыкара менеджмент академиясе һәм Россиянең ирекле икътисад җәмгыяте "Ел менеджеры - 2013", "Структур бүлекчәнең иң яхшы менеджеры - 2013" бәйгеләренә документлар кабул итә. Сораулар булганда (843) 236-76-91, 236-76-72 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.