Татарстанда илкүләм проект буенча өлкән яшьтәгеләрне медицина оешмасына бушлай йөртәләр
2024 ел башыннан Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге 36,5 мең кеше диспансеризация, вакцинация һәм башка төр медицина процедуралары узу өчен медицина учреждениеләренә бушлай барып кайту хезмәтеннән файдаланган. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өлкән гражданнарны йөртә торган махсуслашкан транспорт сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә яраклаштырып җиһазландырылган.