4 август 2015 яңалыклары
-
Татарстанга яшенле яңгыр килә
Республикада һава торышының бозылу ихтималы бар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе яңгыр һәм яшен булу мөмкинлеген фаразлый. Яңгыр болытларын көньяк көнбатыштан һәм, юнәлешен үзгәртеп, төньяк-көнбатыштан искән җил куып китерәчәк, диелә. Көндез һава температурасы 25 градуска кадәр җылыта. Кичкә инде һава температурасы 17 градуска кадәр түбән төшәчәк. http://intertat.ru
-
Штрафстоянкага алып китәргә җыенганда машинага ут капкан
3 августта төнлә Олы Шилнә һәм Кече Шилнә авыллары арасында «Иж Ода» автомобиле яна. Машинаның Олы Шилнәдә яшәүче хуҗасы, үзе алкоголь кулланган булу сәбәпле, рульгә 17 яшьлек ир туганын утырта. Юлда аларны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Автомобиль белән «права»сыз идарә иткән өчен алар «тимер ат»ны штрафстоянкага алып китәчәкләрен белдерәләр. Хуҗа кеше...
-
Калмия агитбригадасы кырда эшләүче игенчеләр күңелен күтәрде
31 нче июль көнне Калмия мәдәният йорты каршындагы агитбригада, балаларның "Йолдызкай" бию ансамбле (җитәкчесе Альмира Гыйлфанова) "Вильданов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы игенчеләре янына төшке аш вакытында концерт номерлары белән бардылар. Концертыбызны кечкенә кызыбыз Айзилә Фәрхетдинова "Хәерле көн" җыры белән башлап җибәрде. Язилә Сәхипгәрәева яраткан шигырен укыды. "Йолдызкай" бию ансамбле кызлары- Таңсылу Гәрәева,...
-
Сосновый Бор поселогындагы янгынның сәбәбен ачыклыйлар
2 августтан 3есенә каршы төндә янгын сүндерүчеләр Сосновый Бор поселогындагы бер ихатада ут чыгуы турында хәбәр алалар. Хуҗалар биредә яңа йорт төзелеше алып барган булалар, үзләре вакытлыча гараж һәм хуҗалык блогын берләштергән бинада яшиләр. Хуҗа ирнең сөйләве буенча, йокларга яткач алар ниндидер тавыш ишетеп, урамга чыгалар, ләкин ул-бу күрмиләр. Бераздан...