Тукай районындагы мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр белемен күтәрә
Бүген "Казан" милли мәдәният үзәгендә "Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту" темасына квалификация күтәрү курслары үтә. Анда республика районнарында башлангыч дини белем бирүче 300 якын мөгаллим җыелды. Чарада Тукай районыннан 10 мөгаллимә дә катнаша.
Курсларның ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы,...