3 июнь 2017 яңалыклары
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең дүртенче катнашучысы
Иске Абдул авылыннан Фәния Гыйниятуллина газета укучыларыбызга гөбәдия рецепты тәкъдим итә. Конкурста катнашучыбыз редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллаган: - Мин 35 ел буе кондитер булып эшләдем, лаеклы ялга чыктым. Хәзерге вакытта мәктәптә техник хезмәткәр булып эшлим. Мин пешерергә аеруча да яратам, бигрәк тә камыр ризыкларын пешерү күңелемә хуш килә. Аш...
-
Тукай районы Боерган авылында балалар Сабан туе үтте
Ниһаять, балаларның көтеп алган җәйге каникуллары башланды. 31 май көнне укчыларга еллык билгеләрен, җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, өч айлык ялларга тараттык. Әмма мәктәп, укытучылар коллективы өчен укучыларның җәйге ялларын оештыру тагын да җаваплырак. Әле чыгарылыш класс укучылары имтиханнар тапшыра. Шулай ук 1 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Боерган...
-
Өлкәннәр спорт белән шөгыльләнергә ярата
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында өлкәннәр спартакиадасы үтте. Ярышларда 12 команда - барысы 100дән артык кеше катнашты.
-
Тукай районында авыл җирлеге башлыгы кубогына ярыштылар
Түбән Суыксу спорт мәйданчыгында ир-атлар командалары арасында мини футбол буенча зона этабы үтте. уенчылар Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы кубогына көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Круглое Поле, Икенче урынны - Түбән Суыксу, өченче урынны Биклән авыл җирлеге командалары алды.
-
Районның 14 укучысы тантаналы рәвештә паспорт алды
14 яше тулган егет-кызларга паспорт тапшыруны тантаналы төстә уздыру Тукай районында күркәм гадәткә әверелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының район миграция пункты һәм район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган чираттагы шундый чарада паспорт белән бергә укучыларга Россия гражданнары медальләре дә тапшырылды.