3 апрель 2018 яңалыклары
-
Күктәге зәңгәр болытлар җылылыкка
Бүген 4нче апрель районыбызда көндез +5 җылы, төнлә -1 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 755мм тәшкил итәчәк. Җил көньяктан секундына 3-8м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 4:52 минутта, кояш бата 18:12 минутта. Бабайлар әйткән : "Бүген күктәге зәңгәр болытлар җылылыкка",-...
-
Миңнеханов һәм Россия сәнәгать министры Татарстан сәнәгать программалары турында сөйләште
Очрашуда быел Россия һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының үзара эшчәнлек юнәлешләре кузгатылды. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән эшлекле очрашу уздырды. Алар уртак профильле программалар турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук очрашуда быел Россия һәм...
-
Россия фәннәр академиясе президенты БДИдан баш тартырга чакыра
Александр Сергеев "илдән интеллектлар китү проблемасына игътибар белән карарга" кирәк, дип саный. Россия фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев бердәм дәүләт имтиханыннан баш тартырга чакыра. Шундый белдерүне ул Мәскәү икътисад форумында җиткергән, дип хәбәр итә РБК. "Без илдән интеллектлар китү проблемасына игътибар белән карарга тиешбез. Без нигәдер ай саен әле анда,...
-
"Ак Барс"ка финалга чыгу өчен тагын бер җиңү кирәк
"Ак Барс" һәм "Трактор" арасындагы серия исәбе - 3:0. Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Көнчыгыш конференциянең финалында өченче уенында җиңде. "Ак Барс" командасы кунакта Чиләбенең "Трактор" командасын 1:2 исәбе белән отты. Шулай итеп, "Ак Барс" командасына Көнчыгыш конференция финалында җиңү яулау һәм Гагарин Кубогының финалына чыгар өчен бер җиңү кала....
-
Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында реклама бастыруны тыйдылар
Документларның икенче ягына да реклама урнаштыру рөхсәт ителми. Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында реклама бастыруны тыйдылар. "Реклама турында"гы законга кертелгән тиешле үзгәрешләрне Россия Президенты Владимир Путин раслаган. "Торак бинага һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында, шул исәптән андый документларның икенче ягына да реклама урнаштыру рөхсәт ителми", - диелгән рәсми-хокукый...
-
Безгә һәр татар авылының тарихын булдырырга кирәк - Ринат Закиров
Дамир Исхаков төбәк тарихын язучыларга дастаннарга да мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Безгә һәр татар авылының тарихын булдырырга кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында узган түгәрәк өстәл утырышында шул хакта белдерде. "Мәдәни мирасны, татар төбәк тарихын...
-
Канда алкоголь табылган машина йөртүчеләргә җәза кертелде
Элек машина йөртүчеләрнең исереклеге бер литр сулап чыгарылган һавага 0,16 миллиграмм күрсәткеч белән билгеләнә иде. Россиядә машина йөртүчеләр канында 0,3 грамм спирт табылганда җаваплылык кертелә. Тиешле законны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Ул рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Элек машина йөртүчеләрнең исереклеге бер литр сулап чыгарылган һавага 0,16 миллиграмм күрсәткеч...
-
Май бәйрәмнәренә яллар тәртибе билгеле булды
Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк. Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк. Шимбә, 28 апрель, ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрель эш көне булмаячак. Чәршәмбе, 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул...
-
Алинә Заһитова хоккейчы егет белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде
Алинә Заһитова хоккейчы Кирилл Капризов белән очраша дигән сүзләр чыккан иде. Алинә Заһитова хоккейчы Капризов белән мөнәсәбәтләре турында Woman.Ru порталы соравына җавап бирде. 15 яшьлек Олимпия чемпионы йөргән егете бармы икәненә ачыклык керткән. "Әле олыларча мөнәсәбәтләр өчен миңа иртәрәк. Ул турыда уйлаганым да юк. Мин кечкенә әле. Ул турыда спорттан...
-
Коткаручылар Татарстанда сусаклагычларда, елгаларда су биеклеге турында мәгълүмат тарата
Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге критик ноктага җитәргә ике метр чамасы калган. атарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга республика сулыкларында суның биеклеге турында мәгълүмат бирә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Татарстанда коткаручылар язгы ташуга әзерләнә. Гадәттән...
-
Татарстанда ришвәтчелек иң еш күзәтелгән районнар исемлеге билгеле
Былтыр 370 муниципаль хезмәткәр коррупцион хокук бозу өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Татарстанда ришвәтчелек иң еш күзәтелгән районнар исемлеге билгеле. Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе секторы мөдире Салават Рәхимов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә 2017 елгы мониторинг нәтиҗәсендә ачыкланган коорупцион характердагы хокук бозулар иң күп теркәлгән районнарны атады....
-
Төмән татарлары “Искиткеч әби” бәйгесе оештырган
Әбиләр балан, мүк җиләге бәлеше, кош теле, җепләр һәм сәйлән белән чигеп ясалган картиналар, бәйләнгән оекбаш-биялиләр алып килгән. Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә "Искиткеч әби" бәйгесе узган. "Әбиләр дүрт номинация буенча ярышып, үзләренең аш-суга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Жюри игътибарына Яркәү районы, Тәүде авылыннан килгән Мөслимә Сулагаева балан һәм мүк...
-
Ярославль татарлары кош теле һәм өчпочмак пешерергә өйрәтте
Ярославльдә "Ак калфак" оешмасы милли ризык пешерү буенча мастер-класс уздырган. Ярославльдә "Ак калфак" оешмасы уздырган милли ризык пешерү буенча мастер-класста кош теле һәм өчпочмак пешерергә өйрәттеләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Чарада олылар да, балалар да катнашкан. Алар шулай ук урама, кыстыбый пешереп караган. Соңыннан барысы...
-
Татарстанда яшь фермерларга ярдәм программасы буенча конкурс башланды
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәт хәбәр итте. Конкурска...
-
Татарстанда быел 139,4 чакрым федераль автомобиль юллары ремонтланачак
Эшләрнең шактый күләме "Волга" М7 трассасында барачак. Татарстанда быел 139,4 чакрым федераль автомобиль юллары ремонтланачак, шул исәптән 25,8 чакрымына капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта Россия транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Эшләрнең шактый күләме "Волга" М7 трассасында барачак. Биредә 25,8 чакрым озынлыктагы Яшел Үзән, Биектау, Актаныш, Алабуга...