2 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Файдалы да, чараларга күп тә, күңелле дә бәйрәм
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, районыбызда күптөрле чаралар булып үтте. Бәйрәм алдыннан, 29 август көнне, Түбән Суыксу авылында, аның яңартылган мәдәният йорты бинасында бәйрәм концерты уздырылды. Иң беренчеләрдән булып, район башлыгы Васил Хаҗиев Татарстан алдындагы казанышлары өчен мактауга лаек райондашларыбызны Президент исеменнән котлады. Сәхнә түренә берәм-берәм «Якты юл» газетасының баш мөхәррире...
-
Иске Җирекледә брейн-ринг узды
Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә, Татарстан Республикасының оешуына 25 ел тулу уңаеннан, мәктәп укучылары арасында «Минем яраткан Татарстаным» исемле брейн-ринг уены үткәрелде. Командаларга бәя бирергә махсус жюри билгеләнде. Уен, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының гимны белән башланып китте. Соңыннан командалар үзләре белән таныштырып үтте, туган илебез турында сорауларга җавап эзләде, кыска...
-
Әҗмәкәй җирлегендә Республика көнен төрле милләт ашлары һәм җыр-биюләре белән билгеләп үттеләр(фото)
28 нче август көнне Яңа поселогы мәдәният йорты каршында, китапханә белән берлектә, Татарстан Республикасынын мөстәкыйллеген кабул итүгә 25 ел тулуга багышланган бик зур бәйрәм кичәсе булды. Бәйрәм балаларның веломарофоны белән башланып ките. Кечкенәләр бер километрлы, ә өлкән сыйныф укучылары ике километр араны зур тизлек белэн ярышып уздылар. 1- 4 сыйныфка...
-
Сәмәкәйдә «Хәйрия ярминкәсе» оештырылды
Сәмәкәй авылында Республика көнен бик матур итеп билгеләп үттеләр. Залда күңелле музыка уйнады, килгән кунакларны тәмле коймак белән кайнар чәй көтеп торды. Бәйрәм уңаеннан, «Нечкәбил» республика конкурсы конкурсанты Альфира Исхакова тарафыннан «Хәйрия ярминкәсе» оештырылды. Ярминкәдә бигрәк тә Сәмәкәй мәктәбе коллективы актив катнашты. Чарадан кергән биш мең сум акча, 5 сентябрь...
-
Күзкәйдәге җыенда Таулар авылында кибет ачуны сорадылар
Күзкәй, Боерган, Калмия авылларының берләштерелгән җыены Күзкәйнең «Әллүки» халык фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Бу күңелле тамашаны тагын бер әһәмиятле вакыйга алмаштырды - иң күркәм, тату гаилә башлыклары - «Ярыш» хуҗалыгы эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш керткән - лаеклы ялдагы элеккеге баш агроном Әзһәм һәм профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән...
-
Комсомолецлылар алдында танылган җырчылар чыгыш ясады
Комсомолец поселогында Республика көне уңаеннан яңа ачылган арт-үзәктә зур концерт үтте. Тамашачылар алдында Ринас Әхмәтов, Инзилә Сәлимова, Шәфәгать Салихов һәм башка танылган җырчылар чыгыш ясады. Җирлегебезнең үзешчән җырчысы Ирек Гардеевны да халык бик яратып кабул итте, дип яза үзәкнең директоры Анна Шәрифҗанова.
-
Сәмәкәй мәктәбендә беренче сыйныфка керүче балалар арткан
Кичә ил күләмендә яңа уку елы башланып китте. Районның һәр мәктәбендә 1 сентябрь - Белем көне зурлап, тантаналы төстә уздырылды. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйлар, укучы кыз-малайлар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлар, педагогларның һәммәсе өчен шатлыклы, көтеп алган, алдан ук күптөрле әзерлек мәшәкатьләренә урап керткән бик зур вакыйга ул.
-
Хаҗга бару бәяләры тагын да арта
4нче сентябрьдә Русия мөселманнарының беренче төркеме хаҗ сәфәренә чыга. Барлыгы 12 меңнән артык мөселман барачак. Бу узган елга караганда әзрәк. 2014нче елдагы кебек быел да Русия мөселманнарына хаҗга бару өчен 16 мең 400 урын бирелгән булган, әмма бөтен республикалар да үзләренә бирелгән квотага мөселманнарны җыя алмаган. Квотаны Ингушетия белән Чечня...
-
Сәламәтлек саклау министры урынбасары халыкны кабул итә
2 сентябрьдә көндезге сәгать 11дә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркәева район үзәк больницасында шәхси мәсьәләләр буенча халыкны кабул итә. Телефон: 8 (8552) 46-68-99.
-
Шилнәбашта Республика көне спорт ярышлары рәвешендә үтте
Чара «Иртәнге зарядка» дип аталган флеш-мобтан башланды. Анда бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да катнашты. Тренер Владимир Заикин егет һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярыш оештырды. Рамазан Галиуллин һәм Анна Митрофанова бәйгедә призлы урыннар алдылар. Бер читтә шахмат уйнадылар. Александр Крылов бу уенда беренче урынны, Владимир Беспалов - икенче, Хәмит Сабиров...
-
Сентябрь аена намаз вакытлары
-
Вакыт ашыктыра: урак һәм көзге чәчү көтми
Августның соңгы көннәрендәге явым-төшемнәр комбайннар эшен туктатты. 31 августта «Кама» агрофирмасында гына 4 гектар бодай суктыра алдылар. Гомумән алганда, 1 сентябрьгә районда бөртекле культураларның 70 проценты урып-җыелды, тагын 13 мең гектар игеннәрне җыеп аласы бар. Уртача уңыш гектардан 28 центнер чыга. «Алмаз» хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны һәм көзге чәчүне уңышлы төгәлләделәр...