2 август 2026 яңалыклары
-
Тәмле хинкали пешерәбез
Камыр өчен кирәк: 500 г он, 250 мл сап-салкын су, 1 чәй кашыгы тоз.
-
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре чирек гасырлык бәйрәмен каршылый
Илебезнең бөтен радиотелеүзәкләрен бердәм җитештерү комплексына туплаган илкүләм оешма үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Вакытында Президент Указы нигезендә нигез салынган әлеге система барлыкка китерүче предприятие бүгенге көндә 79 төбәк үзәген үз эченә ала һәм бөтен Россия буенча эфир тапшыруларының тотрыклылыгын тәэмин итә.
-
Теләнче-Тамакта «Күңел җылысы» волонтерлары ялдан соң яңадан эшкә кереште
1 август, Россия Кораллы Көчләренең Тыл хезмәткәрләре көнендә, Теләнче- Тамак авыл мәдәният йортында «Тепло души – Күңел җылысы» волонтерлар хәрәкәте активистларының чираттагы очрашуы узды. Яллардан соң узган әлеге беренче җыелыш волонтерлар өчен зур этәргеч булды һәм алдагы хезмәткә яңа көч бирде.
-
Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» V Бөтенроссия турниры узды
Алабугада традицион җәядән ук ату буенча “Туган Батыр” V Бөтенроссия турниры узды. Традиция буенча ярышлар Татарстанның иң танылган тарихи һәйкәлләренең берсе булган Алабуга шәһәрчегендә оештырылды. Аның территориясендә X гасырга караган уникаль архитектура объекты – борынгы Болгар мәчетенең бер өлеше сакланып калган.
-
Татлы күчтәнәч
– Кара әле, кара, нәрсә таптым, – дип, Әминә уртанчы апасына эндәште. Өй эшләрен эшләргә дип өстәл артына килеп кенә утырган Ләйсән сеңлесенә борылды: – Тапкырлау таблицасын ятлыйсы бар. Нәрсә таптың? Күрсәт тизрәк! Коры гына җавап биргән апасына төпчек кыз үпкәләгәндәй итте. Зур сере белән бүлешмәкче иде бит ул.