Әти-әниемнең һөнәре
Кнәз мәдәният йортында, эшче һөнәрләр елына багышлап, «Әти-әниемнең һөнәре» дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы үтте. Бәйгене оештыручылар балаларны бүгенге заман һөнәрләре белән таныштырдылар, хезмәтнең бу тормышта никадәр мөһим булуы турында әңгәмә алып бардылар, теге яки бу һөнәргә ия булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеге хакында сөйләделәр.