1 февраль 2022 яңалыклары
-
Китаплар сатыла
Безнең редакциядә Кәрим Караның «Җиләкле алан», Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак», Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап», Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш», Фәрит Имамовның «Мәхәббәт талисманы» китаплары сатыла. Бәяләре 100әр сум.
-
Мәдәният хезмәткәрләре киңәште
Тукай муниципаль районы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре узган елга нәтиҗә ясау һәм 2022 елның беренче яртасына планнар кабул итү өчен киңәшмәгә җыелдылар. Новотроицкое мәдәният йортында үткән бу эшлекле сөйләшү биредә башкарылган чаралар белән танышудан башланды. Мәдәният йортында һәр бәйрәмдә, истәлекле көндә матур мәдәни чаралар булып тора. Китапханә эшли, авыл халкы биредәге үзешчән түгәрәкләргә йөри. Новотроицкое авыл халкының башкаларга үрнәк булырлык, мактанырлык эшләре бихисап.
-
Тукайлылар көрәштә дә сынатмадылар
Әлки районының Базарлы Матак авылында 2005-2007 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча республика турниры үтте. Ярышларда 11 районнан 98 спортчы катнашты.
-
Мәләкәс хоккейчылары икенче
Сарман районының Мортыштамак авылында Раушан Сабиров, Динар Фартдинов, Илнур Фәррахов истәлегенә хоккей буенча турнир узды.
-
Газета укучыларыбыз игътибарына
Ватанны саклаучылар, бәйрәм көнгә туры килү сәбәпле “Якты юл” (Светлый путь) газетасы 23 февраль, чәршәмбе көнне чыкмый. Газетабыз 25 февраль, җомга көнне чыгачак.
-
Омикрон килеп җитте
Коронавирус инфекциясе белән зарарланып авыручылар саны республикабызда артканнан арта. Омикрон штаммын йоктыручылар Татарстанда алты йөздән артып китте. Тукай районында тәүлегенә 5-6 кеше авырый, дип хәбәр итә республика штабы. Омикрон штаммы белән балаларның чирләп китүе дә хафага сала. Район үзәк хастаханәсенә балаларны вакцинацияләү өчен 30 данә «Спутник-М» вакцинасы кайтты. Алдагы көннәрдә дә аның яңа партиясе кайтуы көтелә.
-
Бүләкләр көтәбез
Тукай районының мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә бүләкләү комиссиясе утырышы үткәрелде.