Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Яу кичкән аксакал

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветеранына бер елдан 100 яшь. Шәүкәт Әхмәтнәҗиповка газиз балалары белән бергә күңелле итеп бер гасырлык гомер бәйрәмен каршыларга язсын!

«Авылыбыздан бик күп ир-егетләр китте сугышка. Төгәл санын әйтә алмасам да, йөздән артык икәнлеген тәгаен беләм. Шулардан бары тик утыз тирәсе авылдашым гына туган якка исән-имин әйләнеп кайтты...»

Бөек Ватан сугышы башланганда Шәүкәт Әхмәтнәҗиповка 15 яшь була. Сугыш чоры балаларына хас булганча, үсмер егет җиң сызганып колхозда эшли. Сугышның кырыс, зәһәр җиле аларның йорты капкасын киң каерып ачып керә. Иң беренче булып тиңдәшсез яуга гаиләдәге өлкән бала – Өлфәт китә.

Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов бертуган абыйсы Өлфәтнең фронтка китүен хәтеренең иң түрендә саклый. Ни кызганыч, бу озату аларның соңгы тапкыр бер-берсенә карап калулары булган икән – абыйсы Өлфәт сугышта һәлак була. Өлфәт абыйсы хакында Шәүкәт ага: «Абый 1923 елгы иде. 1942  елның 1 маенда сугышка китте. Май кояшы сыман елмаеп кайтып керер дип өмет иттек. Әти-әни һәм без өзгәләнеп аңардан өчпочмаклы солдат хатлары көттек. Бер хатында ул: “Смоленский тирәсендә барган яуда җиңелчә яраландым. Госпитальдән сезгә сәлам хаты язам...” дигән хәбәре килде. Ул инде, әти-әнине, безне хәсрәтләндермәс өчен җиңелчә яраландым дип язган булса кирәк. Шундый сер бирмәс токымнан бит без. Госпитальдә бераз дәвалануга абый кабат фронтка керә. Шуннан, син күр дә мин күр, хаты килмәде. Абый ил өчен барган яуларда һәлак булды. Белоруссия җирендә һәлак булуы хакында кара мөһерле хәбәр алдык.

Ике малай, ике кыз үскән идек, бүгенгесе көндә мин генә исән. Ике сеңелем дә гүр ияләре», – дип туганнарын сагынуын белдереп куя ветеран.  

Балачагыннан ук аңа тормышның ачысын-төчесен нык татырга туры килә. Әтисен, бай кеше – кулак калдыгы дип, бер гаепсезгә төрмәгә ябалар. Әнисе дүрт бала белән йорт-җирсез кала. Ун ел шулай кагылып-сугылып йөргәннән соң туган авылга – Калмашка әйләнеп кайталар. Югыйсә, алар  – үз тырышлыклары, хезмәт сөючәнлекләре белән хәлле яшәгән гаилә була. Менә шундый шартларда да гаиләдә тәрбияләнгән ир-егетләр ватанпарвәр булып үсәләр.

 Фронт юллары...                  

Шәүкәт Әхмәтнәҗиповны армиягә 17 яшендә алалар. «Чакыру кәгазе килүгә – 1943 елның көзендә чыгып киттем. Әтием Яр Чаллы шәһәренә тикле озата килде. Чулман елгасында боз әле ныклап катмаган иде. Олы яшьтәге бер урыс абзые көймәсендә ун малайны (авылдашларымны) – Чулман елгасын кичеп, Тарловка авылына алып чыкты. Без ул абзыйга көймәдә ишкәкләрне ишәргә, бозларны этәргә ярдәм иттек. Аннан Менделеевский районы Камай авылына барып кундык. Шуннан безне Әгерҗегә озаттылар. Ижауда бер ай ярым хәрби өйрәнүләр үткәннән соң фронтка җибәрделәр. “Максим” станоклы пулеметы пулеметчысы идем. Чехословакияне азат итүдә катнаштым. Праганы алдык. Андагы салкынлык. Фрицкә салкыннар бик авыр булды – кырылдылар. Бездә бит кышлар салкын, зәмһәрир була иде. Шуңа да без чыдадык, балачактан салкын кышлар безне чыныктырганга булса кирәк. Аннан безне Көнчыгыш тарафына озаттылар», – ди һәм японнар, япон сугышы хакында хәтеренә уелганнар белән уртаклаша. 

Шәүкәт Әхмәтнәҗипов Ерак Көнчыгыш фронтына эләгә. 252 нче укчы полкында пулеметчы буларак, Манчьжурияне азат итүдә катнаша. Харбинда барган каты яуларда батырлыклар күрсәтә. Германия капитуляциясе ягъни Бөек Ватан сугышы тәмамлану турында документ төзелсә дә, Ерак Көнчыгыш өчен сугыш тиз генә тукталмый. Ул тарафта кара болытлар куера. Шунысына йөрәге әрни ветеранның, Шәүкәт Әхмәтнәҗипов хезмәт иткән дивизия солдатларының күпчелеге сугыш кырыннан исән чыга алмый. Япония капитуляциясеннән соң да әле, кыскасы ил азатлыгы өчен барган сугыш тәмамлангач та әле, байтак еллар совет армиясе сафларында – Владивостокта хезмәт итә.

«... Авылдан бик күп киттек сугышка. Төп-төгәл санын әйтә алмасам да, йөздән артык булуын беләм. Шуннан бары тик утыз тирәсе фронтовик кына туган якка әйләнеп кайтты. Аларның да күбесе, каты яраларыннан мантый алмыйча үлеп китте. Сугыш дигән убыр асыл ир-егетләрне һәм дә батыр хатын-кызларны үзенә йотты. Тылдагы халыкка бик авыр булды. Алар бер телем икмәккә тилмерде. Шулай да: “Барысы да – Җиңү өчен!” дип үз авызларыннан өзеп, булганны фронтка озатты. Үзем сугышка киткәнче тылда фронт тоткан кеше буларак әйтәм моны», – дип сөйли берүк вакытта сугыш чоры баласы, Бөек Ватан сугышы ветераны. 

Сугыштан соңгы батырлыклар     

Шәүкәт аганың зиһене – ачык һәм үткен, хәтере – яхшы. Ул сугыштагы вакыйгаларны, Бөек Җиңүдән соң колхоздагы, гомумән, авылдагы авыр тормышны кинокадр караган сыман тезеп-тезеп сөйли. Аны тыңлыйбыз – күздән яшьләр килә. Түзсә дә түзә икән адәм баласы, дисең.

Кайта. Яулар кичкән, азамат ир-егет 1950 елның 20 апрелендә туган ягына кайта һәм... авылның – авызын ачса үпкәсе күренергә торган халкын күреп йөрәге әрни. Кайтуына аны туклык, иркен тормыш түгел – ачлык-ялангачлык, юклык көтеп торган була.

Фермада эшли. Трактор да иярли. Аның бит тракторчы буларак, һөнәри белеме була – Яр Чаллыда ТМШда трактористлар әзерләүче курсларда укый.

1953 елда Мәргубә исемле кызга өйләнә. Яшь парлар якты киләчәккә өмет итеп оя үрә. Авыл хуҗалыгы тармагында җиң сызганып эшлиләр. Өч кыз һәм бер улларына белем һәм тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгаралар.

Бүгенгесе көндә ветеранның улы Хәмит белән килене Эльвира каршы йортта гына яши. Шәүкәт аганың кызлары, улы-килене, оныклары – барысы да әтиләре, бабалары йортына сукмакны суытмый. «Бәхетем бар. Балаларым бик ипле, бик мәрхәмәтле. Барысына да рәхмәт!» – ди ветеран.

Шәүкәт ага «Японияне җиңгән өчен», Жуков медале, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветеранына бер елдан 100 яшь. Шәүкәт Әхмәтнәҗиповка газиз балалары белән бергә күңелле итеп бер гасырлык гомер бәйрәмен каршыларга язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев