Геройның сүзләре – киләчәк буынга гыйбрәт
Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якупов сөйләгәннәрдән.
Газетаның узган саннарының берсендә тумышы белән Иштирәк авылыннан, якташыбыз Советлар Союзы Герое – Кәлимулла (Николай) Якуп улы Якупов (1920-1999 еллар) турында мәкалә дөнья күргән иде. Ул 1941 елдан башлап Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ватан алдындагы казынышлары өчен һәм Батырлык орден-медальләре белән бүләкләнгән.
1985 елда “Советская Татария” газетасында Кәлимулла Якупов турында “Исәннәргә кирәк” (“Это нужно живым”) исемле язма басылып чыга. Әлеге язмада төп каһарман – халык хәтере, совет кешесенең батырлыгы, үсеп килүче буынга тәрбия бирү хакында сөйли. Аның сүзләре бүген дә көн кадагында.
“Миңа яшьләр алдында еш чыгыш ясарга туры килә. Кайчакта, шундый сүзләр ишетәм: янәсе, сугыш турында күп сөйләшәләр, сугыш темасына күп китаплар язылган, кинолар төшерелгән җырлар җырланган, спектакльләр куелган. Шунда мин үземә сорау бирәм: без, ветераннар, дөрестән дә, ул дәһшәтле авыр елларны искә алу белән артык мавыгып китмәдекме? Бәлкем, безгә аны, киресенчә, инде оныта башларгадыр? Шундук җавап та бирәм: юк! Бөек Ватан сугышы ул – тарихыбыз горурлыгы. Моңа катнашы булган һәр кешенең йөрәгендә бүген ялкын дөрли. Бөек Җиңү дип аталучы әлеге бөек батырлыкны кылган халкыбыз кабызып калдырган хәтер уты яна.
Минем туган якларда хәрби бәрелешләр булмады. Әмма Кама аръягында һәр йортта диярлек сугыш үз тамгасын калдырган. Иштирәк авыл советыннан сугышка китеп батырларча һәлак булганнар саны 78гә җыела. Алар арасында минем яшьлек дусларым да бар. Каманы уң як ярында, шәһәр каршындагы нарат урманнарында, Тарловка госпиталендә ятып, тернәкләнә алмый җәрәхәтләрдән үлгән күпме солдат туганнар каберлегенә күмелгән! Без аларны ничек итеп онытырга тиеш?
Без, ветераннар, төн тудымы залп яңгырашын, иңгә-иң терәлеп сугышкан иптәшләрнең тавышын соңгы көнебезгә кадәр ишетеп яшәячәкбез. Моннан берничек тә качып котылып булмый. Сугыш хәтере безнең гомер белән бергә өзелергә тиеш түгел. Моңа берничек тә юл куя алмыйбыз. Бүгенге бәхетле тормыш өчен никадәр кеше гомере киселүен, ничаклы корбан китерелүен, совет халкы кылган батырлык колачын аңлау максатыннан эшләнә бу. Дәһшәтле сугыш хәтере яшьләр күңелендә дә кайгы һәм ачу хисе уятырга тиеш. Яу кырында һәлак булган яшьтәшләре өчен йөрәкләре сыкрарга, ил дошманнарына, дөнья тынычлыгын какшатучыларга карата тәкъвалы нәфрәт уты кабынырга тиеш.
Безнең яшь ир-егетләр туган якны сакларга, кирәге туса, Ватаныбыз өчен зур батырлыкка да әзер торырга тиешләр. Чын ир-атларның холык матурлыгы батырлыктан башлана. Батырлыкта матурлык. Бөек Ватан сугышы совет халкының иң күркәм сыйфатларын чагылдырды. Беренче чиратта, ул фидәкарьлек, каһарманлык, билгеле. Бүгенге буынга моны белеп тору, кырыгынчы елларда совет халкының кичерешләрен, хыял-омтылышларын дөрес күзаллау шарт. Ә хәтердән башка гына, үз халкыңнын язмышын белмичә генә моңа ирешү мөмкинме?
Быел март аенда “Советская Татария” газетасы Брежнев шәһәре (Чаллы 1982-1984 елларда Брежнев шәһәренә үзгәртелә – ред.) Эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Сергей Морозовның хатын бастырып чыгарды. “Пусть встанет обелиск” исемле мәкаләдә Морозов фашистларга каршы сугышта һәлак булган Ильбухтино авылы кешеләре хәтерен торгызуда ярдәм сорый. Газетада шулай ук Тукай райкомының җавабы да бар: Ильбухтинода яңа обелиск ачылды, диелә ул җавапта. Шул уңайдан Ильбухтино кешесе Сергей Морозовка карата рәхмәт сүзләре җиткермичә кала алмыйм. Аның үҗәтлеге, сүзендә нык торуы нәтиҗәсе, гражданлык бурычларын фидакәрь үтәвен ассызыклый бу. Авылына кагылышлы тарихларны, исемнәрне ул инде озак еллар дәвамында эзләп барлап тора. Аерата кыйммәткә ия буганнары – якташ-фронтовиклар хакындагы документ истәлекләр. Йөрәге кушканга үти бу эшләрне Сергей Морозов. Халык аңа чын күңелдән рәхмәтле. Меңләгән Чаллы халкы, Тукай районы хезмәтчәннәре солдатларга куелган һәйкәл янына ел да киләләр, һәйкәл төпләрен чәчәкләргә күмәләр. Әлеге обелиск ул - безнең хөрмәт, чиксез рәхмәтебезне белгерткән хәтер символы.
Фото Кәлимулла Якуповка багышланган стенд (үрнәк тактасы).
Кәлимулла Якуп улы гаиләсе белән
Кәлимулла Якупов кабере янында өч буын вәкиле: улы, оныгы, оныкчыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев