Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Батырларны ил онытмас!

Теләнче Тамак авылының гомумбелем бирү мәктәбенең ишек алдында совет солдаты горур басып тора.

Ул – Советлар союзы Герое Нурмый Шәрипов. Якташыбыз, совет сержанты – газиз гомерен ил азатлыгы өчен биргән. Яугир мәңгелек дан булып, халкыбыз горурлыгы булып, туган ягына һәйкәл булып кайткан.

Советлар Союзы Героеның бертуган энесе Фалих Хәләфетдин улы Шәриповтан бертуганы хакында сорагач болай дип сөйләде: «Абый яшүсмер чагыннан үзе теләп сугышка китте. Аны фронтка озату әле булса күз алдымда. Абый яшьтән үк әйткән сүзендә тора белгән. Ул чын ирләрчә: “Мин әйттем!” – дип әйтә торган нык холыклы егет булган. Әнә шул ныклыгы, куркусызлыгы сугышта геройлыкка этәргән. 1944 елның азагы иде. Әтине Мәскәүгә чакырып хөкүмәт телеграммасы килде. Совет дәүләте һәм партия эшлеклесе Николай Шверник бертуган абыем Нурми Шәриповка сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелергә тиешле «Алтын йолдыз»ын, «Бөек Ватан сугышы Герое» грамотасын тапшырырга чакырылган телеграмма килгәч тирә-як авыл халкы шатлыктан гөж килде. Казакларда туып-үскән егет Нурми Шәрипов – Герой, – дип район халкы горурланды».

Шәриповлар нәселенең каһарман улы – милләтебез горурлыгы ул!

 

Без сугышта юлбарыстан көчлебез!

Каһарман Нурмый Шәрипов 1925 елның 23 гыйнварында ТАССРның Сарман районы Казаклар авылында туа. Әнисе Раузателҗинан белән әтисе Хәләфетдин сабыйга Нурмөхәммәт исемен кушалар. Нурлы, затлы исеме баланың җисеменә туры килә. Ул кечкенәдән зиһенле, кыю һәм тәвәккәл булып үсә. Аны бик яхшы укыганы өчен беренчедән – өченчегә, өченчедән – бишенче сыйныфка күчерәләр. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач яшүсмер колхозда эшли. 1943 елның 10 февралендә фронтка китә. Нурми Шәрипов Б.Хмельницкий орденлы, Кызыл Байраклы Фастов гвардиясе танк бригадасы разведкасында хезмәт итә. Разведкага бары тик зирәк зиһенле, кыю, тәвәккәл һәм илгә һәм сугышчан дусларына тугры булганнар гына хезмәт итәргә алына. Разведчиклар үз гомерләрен куркыныч астына куеп алып кайткан “тел”ләр җиңүгә күпме өлеш керткәнен кем исәпләгән дә кем санаган! Яп-яшь Нурми Шәриповның каһарманлыгы! 1943 елныж декабрендә ул Кызыл Йолдыз ордены, 1944 елның февралендә “Батырлык өчен” медале, 1944 елның апрелендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугышчан дусты, Казан егете Виктор Сажинов: “Нурми, дускаем, Казакларда үзеңне танымый да торырлар әле, син – Герой булып кайтачаксың!” – дигән. Дусты дөрес фаразлаган, чөнки ул Нурминың батырлыкларын үз күзләре белән күреп,барысын белеп торган. Нурми Шәрипов дөрләп янган танк эчендә калган яралы командирны коткару өчен мизгел эчендә карар кабул итзә – берничә граната алып танкка таба чаба. Кулларын кайнар тимергә пешерә-пешерә люкка менеп, яралы офицерны коткара. Гомерен куркыныч астына куеп командирын коткарган Нурми Шәриповны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр. Документлар Мәскәүгә барып җиткәнче яшь сержант икенче тапкыр зур каһарманлык күрсәтә. Монысы – үз гомере хисабына кылынган соңгы батырлыгы була. Разведчиклар тапкан мәгълүматлар, алар алып кайткан “тел”ләрнең чишелүе сәбәпле алынган информацияләр фронтта уңышка ирешүнең алшартлары булып тора. Нурми Шәрипов кыска гына гомерендә тиңдәшсез батырлыклар кылырга өлгергән! Икенче тапкыр Герой исеменә тәкъдим ителүе дә сугышчан дусларын саклап калу өчен үзен корбан итү белән бәйле. Батыр сугышчы яралы булуына карамастан: “Сез елганы кичегез, мин – дошманны тоткарлыйм!” – ди. Сержант Нурми Шәрипов фашистларны пулемет уты белән каршылый. Траншеяга төшкән гранаталарны дошманның үзенә ыргыта. Чолганышта калган каһарман соңгы гранатасын аяк астына ташлап, үзе белән бергә тирә-ягындагы фашистларны да юк итә. 1944 елның 23 сентябрендә Нурми Шәриповка Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы хәбәрне Раузателҗинан белән Хәләфетдин Шәриповлар 1948 елның 5 мартында гына алалар. Ике тапкыр Советлар Союзы  Герое исеменә тәкъдим ителсә дә, каһарман якташыбызга исемне бер тапкыр бирәләр. Моның сәбәбе нидә икән? (Татар кешесенә Герой булу өчен супергерой булу кирәктер шул!)

Җөмләдән, Шәриповлар нәселнең ир-егетләре кыю, эшчән булуы белән илгә-көнгә игелеклеләр. Нурми Шәриповның бертуган энесе Фалих ага армия хезмәтен үз теләге белән абыйсы сугышкан полкта үтә.

 Шатлыклы да, сагышлы да бәйрәм

Шатлыклы, чөнки кешелек тарихындагы иң дәһшәтле, иң канкойгыч сугышта фашистларны тар-мар итеп Җиңү яуладык. Сагышлы, чөнки Бөек Җиңү дистәләрчә миллионнарның гомере хисабына яуланды. Фронтта һәм тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән яшүсмерләр, хатын-кызлар, карт-корылар, ата-бабаларыбыз, дәү бабаларыбызның каһарманлыгының якты истәлеген мәңгеләштерү – исәннәрнең кадерен һәм үлгәннәрнең, һәлак булганнарның якты истәлеген барлау, аларны хәтердән чыгармау – кешелек бурычыбыз.

Районыбыздагы һәр авыл җирлегендә, кече авылларда Бөек Җиңүнең 80 еллыгында бәйрәм чаралары яхшы оештырылган иде. Төп бәйрәм – Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов исемен йөрткән мәктәптә уздырылды.

9 май – Бөек Җиңү көнендә Теләнче Тамак гомумбелем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтү чарасына район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Россия социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинант Закиров, Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары, подполковник Дамир Вәлиев, Советлар Союзы Герое Нурмый Шәриповның туганнан туган энесе (племяннигы) Фәрит Шәрипов, Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасына җыелган халык Теләнче Тамак гомумбелем бирү мәктәбе коллективы, ата-аналар һәм  укучылар, авылның «Ак чәчәк» балалар бакчасы тәрбиячеләренең нәниләр белән берлектә оештырган, зур мәгънәгә ия, патриотик рухтагы тамашасын, концерт номерларын җылы кабул иттеләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп: «Теләнче Тамак авыл җирлеге халкы, хөрмәтле райондашларым! Барыгызны да Бөек Җиңү белән тәбрик итәм. 1945 елның 9 Мае – Бөек Җиңү көне торган саен бездән ераклаша. Әмма ул безнең йөрәкләрдә мәңгелеккә уелган – шатлык һәм дан, шул ук вакытта сагышлы да көн. Йөрәкләребездә яу кырларында дошманга каршы сугышкан тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасын җигелеп тарткан сугыш чоры балалары – өлкән  буын вәкилләренә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара. Сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Еллар үткән саен Бөек Җиңүнең тере шаһитлары кими бара. Ветераннарга игътибарлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтү, яшь буынны сезнең үрнәктә тәрбияләү, тарихыбызны саклау һәм хәтерне яңартып тору – изге бурычыбыз.

Хөрмәтле ветераннар, тыл батырлары, тол хатыннар һәм сугыш чоры балалары, сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез.

Туган илгә, җиребезгә карата мәхәббәт ата-бабаларыбыз батырлыгына дан белән сугарылган бәйрәм көнендә без махсус хәрби операциядә, Әфганстан һәм Чечен җирләрендә хәрби бәрелешләрдә һәлак булган якташларыбызны да искә алабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга изге теләкләребезне юллыйбыз. Сугышлар тукталып барлык якташларыбыз исән-имин туган җирләргә әйләнеп кайтсыннар дип телибез. Барчабызга сәламәтлек, имин тормыш, бәхет-шатлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч, ныклык телим. Күкләребез аяз булсын!» – диде.  

Герой якташыбызның туганнан туган энесе Фәрит Фалих улы Шәрипов чыгышында тукайлыларга зур рәхмәтен белдереп болай диде: «Якын туганымны хөрмәтләп, һәрвакыт искә алып мәдәни чаралар, патриотик рухтагы кичәләр оештырып торасыз. Район күләмендәге зур, милли мәктәп абыебызның исемен йөртә. Аның һәйкәле һәрвакыт тере чәчәкләргә күмелгән була. Бөек полководец, дүрт тапкыр Советлар Союзы Герое, ике тапкыр “Победа” ордены кавалеры, Маршал Георгий Жуков татар халкының яуда батырлыгы хакында: “Татарлар сугышта арысландай көрәшәләр!” – дигән. Халкыбыз үзенең геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Бер-беребезне якларга-сакларга, бер-беребезгә ышаныч белдереп яшәргә тиешлегебез хакында онытмыйк. Бу сугыш һәр гаиләгә кагылды. Һәр гаилә Бөек Җиңүгә өлеш кертте», – диде.

Бөек Җиңүгә багышланган хәрби-патриотик чара совет сугышчылары һәм тыл батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә, хәрби бәрелешләрдә (махсус хәрби операция барган җирләрдә, Әфганстанда, Чечняда) һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр кую белән тәмамланды. Аннары бәйрәм чарасына җыелган халык «Кыр кухнясы»нда пешкән солдат ризыгын авыз итте.

Теләнче Тамак авыл мәдәният йортында куелган «Сагынган чакларымда» исемле спектакльне халык тын да алмыйча, йотлыгып карады. Халык театры артистларына рәхмәтен белдереп аягүрә алкышлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев