Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Әтиемнең исән чакта сөйләгән истәлекләре

Безнең әти – Җәмилов Бари Җәмил улы 1913нче елның 8 нче октябрендә Сәмәкәй авылында туа. Әтисе 1915нче елда Беренче Бөтендөнья сугышында Румыния җирләрендә мәңгелеккә ятып кала.

Әтиебезгә җиде яшь тә тулмаган була, әнисе кияүгә чыга. Әтине әнисенең энесе Шәмсемөхәммәт абзыйга асрамага бирәләр. Ул бик яшьли эшли башларга мәҗбүр була.

Тугыз яшеннән көтү көтә, сабан сөрә, җир тырмалый. Качып мәктәпкә китә, укырга, язарга өйрәнәсе килә. Тик абзыйның хатыны әтине ачуланып, җилтерәтеп мәктәптән алып кайта…

Берничә ел аерым хуҗалыкларда терлек карый, иген игә. Утызынчы елларда беренчеләрдән булып колхозга керә. Укырга, язарга әти үзлегеннән өйрәнә. Берничә дусты белән тракторчылар курсында укый. Сәмәкәй авылына беренче тракторны да әтием алып кайта.

Кадрәк авылында, Теләнче Тамак авылында тракторчы булып эшли. 1937нче елның 4нче мартында әтиебез безнең әниебез Нурифатима белән өйләнешәләр.

Бер-бер артлы бер кыз бер малай дөньяга килә. Ләкин тыныч тормышта озак яши алмый алар. Дәһшәтле 1941нче елның 22 нче июне илебезнең барлык кешесен тетрәндерә. Авылдаш ир-атлар сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп баралар. Әтигә механизатор буларак, урып-җыю эшләрен тәмамлау өчен дип бронь бирәләр. Ләкин озакка түгел. 1941 елның август башында әти дә сугышка китеп бара. Башта алты ай сугышка әзерлиләр. Аннан соң Мәскәүгә барып яңа техника алалар. Әтиебез легендар "Катюша" урнаштырылган машина йөртүчесе була. Тигезсез сугышлар нәтиҗәсендә, алар Сталинградка кадәр чигенәләр. Сталинградта барган канкойгыч сугышларда әтиебез хезмәт иткән полкның роле зур була. Аларга Гвардия полкы исеме бирелә. Сталинград сугышында фашистларның 330 меңлек армиясе пленга төшә. Совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Бераздан соң әтиләр дивизиясе Беренче Украина фронты составына күчерелә. Курск дугасы, Корсунь-Шевченко, Яссы-Кишинёв операцияләрендә катнаша.

Бервакыт кыр кухнясына снаряд төшеп, повар һәлак була. Әти сөйләгән хәтирәләрдән: "Беравылга килеп кердек. Бөтен йортлар җимерелгән, тирә-юньдә ут, төтен. Карыйм, бер йортның миче исән, тырпаеп тора. Мин он табып алдым, ипи издем, шул мичкә ягып ипи пешердем. Бөтен тирә якка, төтен исен күмеп, яңа пешкән ипи исе таралды. Ипи исенә солдатлар җыелды. Бу искә командир да килеп җитте. Кем ипи пешергән, шул повар була диде." Шулай итеп әти кыр повары булып хезмәт итә башлый. Әтиебез хезмәт иткән дивизия Румынияне, Польшаны, Чехословакияне азат итүдә катнаша.

Җиңү көнен ул Прагада каршылый. Ләкин әтиебез өчен сугыш бетмәгән була. Эшелоннарга төялеп аларның дивизиясе көнчыгышка-Япон милитаристларына каршы сугышка китеп бара. Байкал күле буеннан узып, Хинган таулары аша, Кытайга юл тоталар. Японнарга каршы сугыш бик тиз, әмма канкойгыч була. Бер миллионлы Квантун армиясе нык каршылык күрсәтә. Ләкин безнең батыр сугышчылар японнарны тар-мар итәләр. Соңгы сугышны әтиебез Кытайда, Сары диңгез буенда тәмамлый. Аннан соң аларның часте Чита өлкәсенә килеп урнаша.

Орден, медальләрен чыңлатып, әти бары биш елдан соң гына 1946нчы елның 24нче июнендә, Сабантуйга каршы көнне авылга кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен әти Башкомандующий Сталиннан унҗиде рәхмәт хаты, ике "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Сталинград оборонасы өчен", "Будапештны алган өчен", "Венаны алган өчен", "Праганы алган өчен", "Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң тракторчылар бригадиры булып эшли. Тырыш хезмәте өчен ВДНХ медальләре, мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. 1958 елда 850 гектардан артык иген урып, республика буенча беренче урынны ала. Әниебез белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Нинди генә авыр тормыш юлын узса да , әтиебез көчле рухлы, шат күңелле, бала җанлы булды. Пенсиягә чыккач та озак еллар колхозда эшләде. 1993 елның беренче июнендә әтиебезнең йөрәге тибүдән туктады. Ул көн – Корбан гаете көне иде… Әтиебезнең урыны оҗмахта булсын!

Фаиза Исламова-Җәмилова

Яр Чаллы шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев