Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сокланырлык күркәм гаилә

Ел да 15 майда — табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Үз йортында бәхетле булган гына тормышта бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның, үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен оештырыладыр.

Бу көнне Иштирәк авылы җирлегендә Радис абый белән Люция апаның алтын туйлары билгеләп үтелде. Башкортстан якларыннан күченеп килгән бу гаилә инде безнең җирлеккә береккәннәр диярсең, авылыбызны бик яраталар. Килгәннәренә быел 25 ел узган. Икесе дә уңганнар, икесе дә тырышлар. Каралткураларына керсәң, исең китеп карап басып торышлы: чәчәккә күмелгән ишек алды, бөтен җирдә тәртип. Йорт җирләрен дә үз көчләре белән күтәрделәр, өч бер дигән егет үстереп, оныкларын тәрбияләргә булышып, ял көннәрен бергә үткәрергә омтылып мәш килеп ята торган гаилә бу. Кайчан кермә чәй өстәле оештырып, сыйламыйча чыгармыйлар алар.Мәдәният йортына бу көнне барлык туганнары, дуслары, коллегалары, якын иткән авылдашлары да җыелган иде. Очрашу алдыннан балаларга мәхәббәт символы - ромашка чәчәге ясау буенча мастер класс күрсәтелде. Авыл жирлеге башлыгы парны шаяртып «кабат язылыштырды», истәлеккә буләк тапшырды. Туганнар, күршеләр, коллегалар да зурлап котладылар. Без исә концерт номерлары белән изге теләкләребезне житкердек. Балалары, оныклары командаларга оешып гаиләнен бер көнен күрсәттеләр. Уйлап карасаң, бер көндә күпме мәшәкать, күпме эш һәм шулай илле ел. Күршеләре дә бу үрнәк гаиләне котлап матур сүзләр әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Армия сафларында хезмәт итүче оныкларыннан видеокотлауалар өчен зур сюрприз булды. Очрашу юбилярлар оештырган чәй өстәле артында дәвам итте.

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.

- Вакытның узганы сизелмәде дә - 50 ел 50 көн кебек үткән дә киткән. Аллага шөкер, тигез булдык, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы уллар үстердек. Ходай гомерне биреп, яшәсәк иде әле. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит хәзер, - диләр алар.

Гөлсинә Жиляева, Иштирәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев