«Королевская ватрушка» пешерәбез
“Королевская ватрушка” – эремчекле пирогны әби-бабайлар да, балалар да яратып ашый. Сезгә бик җайлы һәм тиз әзерләнә торган рецепт тәкъдим итәбез.
180 граммлы ак майны савытка пычак белән телемләп кисәбез. Аңа бер стаканның яртысы шикәр комы (баллырак яратсагыз, күбрәк тә ярый), ике стакан он һәм бер пачка камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып, әлеге массаны умач кебек кул белән яхшылап уабыз. Кирәк булса, он өстәргә була. Масса таралып торырга тиеш. Аның яртысын майлаган табагага җәябез, кырыйларын күтәртеп куябыз.
Эчлеге: ярты кило эремчеккә 3 йомырка, бер стакан тулыр-тулмас шикәр комы салып, яхшылап туглыйбыз. Апельсин яки лимон кабыгын кырсагыз, тагын да тәмлерәк була. Шулай ук йөзем кушарга була.
Эчлекне табадагы камыр өстенә тигезләп җәеп, калган камыр массасын сибеп куясыз.
180-200 градуслы кызган духовкада пешерәсез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев