Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Бер киңәш

Киңәш –табыш

Артроз белән җәфаланучыларга яхшы киңәшләр.

Карбызның нитратлы булуын ничек белергә?
Иртә сатуга чыккан карбызларны алудан тыелып тору яхшырак, чөнки аларның өлгерүен тизләтү өчен еш кына нитратлар һәм үсеш стимуляторлары кулланалар.

Карбызның чын тәме һәм нитратларның аз күләме сезонында басуда өлгергән карбызларда гына була. Белгечләр әйтүенчә, нитратлар – үсемлекләргә кирәкле табигый минераль ашламалар. Өлгергән карбызда нитратлар калмый диярлек, алар өлгерү процессында таралып бетә. Нитрат эзләре өлгермәгән җимешнең кабыгында гына сакланырга мөмкин.
 
Карбызда нитратларның күп булуы кискен агулануга, хәтта хроник авыруларга, тахикардия яисә баш авыртуы белән җәфалануга кадәр китерә.

Карбызда нитратлар бармы-юкмы икәнен өйдә тикшереп белеп була. Кайнаган җылы сулы стаканга бер кисәк карбыз йомшагын салыгыз. Әгәр су алсу төскә керсә, мондый карбызны ашамавың яхшырак. Әгәр тоныкланса, барысы да яхшы дигән сүз.
 

Ботулизмнан сак булыйк
Ботулизм – азык белән агулану ул, ботулин таякчыклары (Cl. Botulum) белән зарарланган ризыкларны кулланудан килеп чыга һәм нерв системасына нык зыян сала. Ул чирне кузгатучы таякчыклар туфракта яши, шуннан гөмбәләргә, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә, суга күчә.

Кислород булмау әлеге микроблар үрчүгә алшарт булып тора. Шуңа күрә герметик ябык банкалар, начар ысланган ит, балыклар әлеге чир чыганагы булырга мөмкин. Каты консистенцияле азык продуктларында токсиннар туплану оячыл характерда булганга, кулланучыларның бер өлеше авырый, ә кемнәргәдер ул куркыныч янамый. Күпчелек консервалар ботулизм таякчыклары үрчүгә яхшы тирәлек булып тора. Аларга, беренче чиратта, гөмбә консервлары, кабак һәм баклажан икралары, консерваланган чөгендер һәм кишер, ит, балык консервалары керә. 

Ботулизм таякчыклары китереп чыгарган токсин башка барлык бактерия токсиннары һәм химик агулардан көчлерәк. Тышкы тирәлек тәэсиренә бирешми, 10–15 минут кайнатканнан соң гына таркалу ихтималы бар. Ботулизмның инкубацион чоры – 6–8 сәгать, әмма 8–10 көнгә дә сузылырга мөмкин! Күп очракта ботулизм шундук сиздерә үзен. Көчле ару, хәлсезлек, баш әйләнү башлангыч симптомнардан санала, гадәттә күз пәрдә белән каплангандай томанлана, күз алмалары калтырый, күз кабагы асылынып төшә, бер әйберне ике итеп күрә башлыйсың, авыз кибә, йоту, сөйләшү авырлаша. Шулай ук косу, диарея, эч кату күзәтелергә мөмкин. Температура күтәрелми, аңны да югалтмыйсың. Чир авыр үткәндә сулыш алу кыенлаша. Сулыш алу тукталу – ботулизм вакытында үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе.
 
Ботулизмга каршы антитоксин сыворотка – иң үтемле дәвалау чарасы булып тора.
 
Ботулизм профилактикасы
 
1. Гөмбә, ит, балык, яшел үләннәрне өй шартларында консерваламаска.
 
2. Яңа өзелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне генә консерваларга, озак яткан, бозылган җимешләрне кулланмаска.
 
3. Җирдә яткан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне бик яхшылап юарга.
 
4. Банкаларны, капкачларны стерильләштерү кагыйдәләрен, җылы эшкәртү режимын төгәл үтәргә.
 
5. Өйдә ябылган консерваларны түбән температурада сакларга, кабарып чыккан банкаларны юк итәргә.
 
6. Өй шартларында әзерләп ябылган гөмбә, яшелчә банкаларын базарларда сатып алмаска киңәш ителә.
 
7. Гөмбә, какланган балык кебек ризыкларны өлкән кешеләр, балалар туклануында кулланмаска.
 

Бу чирләр булганда квас эчмәскә киңәш итәләр
Җәен күпләр бу эчемлек ярдәмендә сусынны баса. Гастрит һәм бавыр циррозыннан җәфаланучыларга куас эчүдән баш тартырга киңәш итәләр. Бу хакта Роспотребнадзор белгечләре сөйләгән.

"Квасның сыйфаты җитештерүченең намуслылыгына бәйле, ул әзерләү технологиясен төгәл үтәргә тиеш", – дип ассызыклаган экспертлар.

Белгечләр сүзләренчә, эчемлек матдәләр алмашын яхшырта һәм ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары системалар эшчәнлегенә булыша. Кваста 100 граммга нибары 270 калория. Моннан тыш, углекислота ризыкны эшкәртүне яхшырта.
 
Белгечләр составында ясалма һәм табигый ароматизаторлар, синтетик һәм органик булмаган буяулар, балландыргычлар һәм консервантлар булган квасны эчмәскә киңәш итә. 
 
 Артроз белән җәфаланучыларга яхшы киңәшләр
Артроз вакытында буыннардагы кимерчәкнең таркалуы нәтиҗәсендә ялкынсыну процессы башлана. Аны киметү өчен, рационга омега-3 кертергә кирәк. Бу элемент скумбрия балыгында күп.

Шулай ук, рационыгызда һәрвакыт пешкән дөге булсын, ул буыннарны чистарта, артык тозларны чыгара.

Кара һәм яшел торма белән "дуслашыгыз".Аңардан салатлар ясап ашагыз.
 
Киви. Әлеге җимеш гиалурон синтезына ярдәм итә торган антиоксидантларга бай.
 
Буыннары авыртудан интегүче кешеләргә шулай ук солы боткасына да игътибар итәргә кирәк. Әлеге ботканың составында марганец бар, аның ионнары сөяк һәм кимерчәк тукымалары ферментларын җайга сала.
 
5 лавр яфрагын 280 мл суга салып, 5 минут кайнатыгыз. Суынгач, бер стакан чиста суга бер аш кашыгы шул төнәтмәне салып эчегез. 5-6 көн дәвамында һәр көнне ашар алдыннан бер стакан эчәргә киңәш ителә. Моны ай саен кабатларга була.
 
Петрушка һәм сельдерейдан чәй әзерләп эчегез.
 

Караҗимеш сөякләрне ныгыта
Караҗимешнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы күп булуы билгеле. Киптерелгәне глюкозага, фруктозага, органик кислоталарга, клетчаткага бай. Шулай ук, анда минерал матдәләр — натрий, калий, кальций, фосфор һәм тимер күп.

Бу язмада без исә аның сөякләргә никадәр файдалы булуы турында язабыз.

Олыгайган саен сөякләр нечкәрә һәм тиз сынучанга әйләнә. Шуңа күрә, картлыкта да йөгереп йөрү өчен, сәламәтлек турында алданрак кайгырта башларга кирәк.
 
Тикшерүчеләр ачыклаганча, көн саен ун данә кара җимеш ашаган кешенең сөякләре ныгый, аларның минераль тыгызлыгы яхшыра, нәтиҗәдә сөяк массасы югалуы туктала. 
 
Алты ай дәвамында даими рәвештә кара җимеш куллансаң, уңай нәтиҗәсе нык сизеләчәк. Чөнки кара җимеш эчәклек микрофлорасын яхшырта, шуңа күрә бөтен организмда ялкынсыну кими. Шул рәвешле сөяк тыгызлыгына йогынты ясый торган җимергеч стресс та азая.
 

Бавырны чистарту ысуллары
Гади генә киңәшләр, шулай да, колак салганда зыяны булмас.

* Искә төшкән саен, чиста су эчеп куегыз. Суга лимон салыгыз. Су + лимон суы бавырны токсиннар һәм шлаклардан чистарта. Ләкин ашказаны авырулары булганнарга сак кулланырга кирәк.

* Ашарга пешергәндә, сарымсак белән суган кушыгыз. Сарымсакта һәм суганда бактерияләрне һәм гөмбәчекләрне организмнан чыгарырга ярдәм итүче матдәләр бар.

* Расторопша (шайтан таягы) чәе эчегез. Анда силимарин дигән матдә бар, ул бавыр күзәнәкләрен зыянлы матдәләрдән саклый һәм токсиннарны чыгарырга булыша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев