Тукай районында исерек шофер тоткарланган: автомобиль штрафстоянкага озатылган
26 апрельдә Кама поселогында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә булган Kia Rio машинасы шоферын туктатканнар.
Тукай районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция майоры Илнар Каюмов хәбәр итүенчә, вакыйга кичке сәгать 10 тирәсендә Кама поселогында булган. Kia Rio автомобиле белән исерек хәлдәге шофер идарә иткән.
Тоткарланучы медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Аңа карата тиешле административ протоколлар (12.26 маддәсе буенча) төзелгән. Автомобиль махсус тукталышка (штрафстоянкага) озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев