Суган утырту серләре
Майның озын ял көннәрен бакчачылар зарыгып көтеп ала. Ник дигәндә, нәкъ менә шушы чорда суган, редиска һәм башка иртә өлгерә торган яшелчәләрне утыртып кую өчен менә дигән мөмкинлек туа. Һәр эшнең үз җае бар дигәндәй, суган утыртуның да үз серләре бар.
Суган — бакчада иң популяр һәм талымсыз яшелчәләрнең берсе. Ул төрле шартларга тиз яраклаша, шуңа күрә аны яшь бакчачылар да җиңел генә үстерә ала. Суганны ачык түтәлләрдә, күтәртелгән рәтләрдә һәм хәтта контейнерларда да үстерергә мөмкин. Иң киң таралган төрләре булып ак, сары һәм кызыл суган санала.
Суганны утырту өчен иң кулай вакыт апрель ахыры һәм май башы була. Ләкин игътибарлы булырга кирәк: суганны утыртканда туфрак инде җылынган, ә кырау төшү куркынычы кимегән булырга тиеш. Уңышлы үсеш өчен туфрак температурасы +12 °C тан түбән булмаска тиеш, шулай ук кояшлы, ачык һәм җилләтелгән урын сайлау мөһим. Су җыела торган урыннардан качу кирәк, чөнки суган яхшы дренажлы туфракта гына яхшы үсә.
Суганның Алеко, Голден һәм Тимирязевский сортлары киң таралган. Иртә өлгерә торган сортларга Кармен, Богатырская сила һәм Красный Семко керә. Яшел суган өчен батун, шалот, порей, эксибишен һәм ялта суганы кебек сортлар кулланыла.
Яшел суганны гадәттә тыгыз итеп, рәт-рәт утырталар. Суган орлыкларының арасы якынча 3–4 см, ә рәтләр арасы 15–20 см булырга тиеш. Монда төп максат эре баш үстерү түгел, ә сусыл, витаминлы һәм тәмле яшел кыяк алу булып тора.
Башлы суган үстергәндә исә суганнар 20 см ара белән утыртыла, суганның 2/3 өлеше туфракка күмелә, өстенә көл һәм йомшак туфрак сибелә. Артык тирән утыртылса, суган начар үсә, шуңа күрә бу хакта онытмаска кирәк.
Суган йомшак, уңдырышлы һәм нейтраль кислоталы туфракта яхшы үсә. Бер квадрат метрга якынча ярты чиләк черемә, 150 г агач көле, бер аш кашыгы суперфосфат һәм бер аш кашыгы нитроаммофоска кертү тәкъдим ителә. Бу ашламалар тамыр системасын ныгыта, үсешне активлаштыра һәм эре, сәламәт суган башлары формалашуга ярдәм итә.
Суган үстергәндә дөрес итеп су сибү бик мөһим роль уйный. Башта суны даими рәвештә сибәргә кирәк, яшел кыяк үскән чорда су атнага бер-ике тапкыр сибелә, ә суганның башы формалашкан вакытта су сибү әкренләп киметелә. Туфракны вакытында йомшарту һәм чүп үләннәреннән арындыру да мөһим эш булып тора.
Суганны гадәттә июль ахырыннан сентябрь башына кадәр җыялар. Җыеп алынган суганны яхшылап киптереп, коры һәм җилләтелгән урында саклаганда ул озак вакыт сыйфатын югалтмыйча саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев