Тукай районы мәчетләрендә Гает намазлары яңгырады
Бәйрәм

Тукай районы мәчетләрендә Гает намазлары яңгырады

20 март, җомга көнне, Тукай районының барлык мәчетләрендә дә Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазлары укылды.

Калмаш авылы мәчетенә күпләр гаиләләре белән килде. Бәйрәмдә Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев та катнашты.

Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов Ураза гаете вәгазен сөйләде.

Бәйрәм изге Рамазан аенда 29 көн дәвам иткән уразаның тәмамлануын белдерә. Бу чорда ураза тотучылар көндезге вакытта ашау-эчүдән тыелдылар, изге гамәлләр кылдылар, бәхәсләшмәделәр һәм намазларга аерым игътибар бирделәр.

Күбрәк фотолар монда: https://tukai-rt.ru/photo/kalmas-avyly-macetenda-uraza-gaete-unaennan-bairam-namazy-ukyldy


Нет комментариев