Үз җиренең тугры улы
«Ярыш» хуҗалыгында үз эшен яхшы белүче, тырыш кешеләр хезмәт куя. Шуларның берcе - гомере буе шофер булып эшләүче Айрат Сираев. Аның әле иң кызыгы шул: ул 33 ел буе сөт ташый, ягъни бик тиз бозылырга сәләтле продукция белән эш итә. Кызыксынып, бу бал кортыдай тырыш, бик тә ипле кеше турында...
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Рәзинә Гыйлаҗетдинова белән ферма ишек алдыннан атлыйбыз. Кая карама, төзелеш, яңарту бара. Икенче сөт блогын реконструкциялиләр. Айрат абый Сираевны да биредә очраттык. Үтә тыйнак кеше икән Айрат абый, газетага язу ниятемне белгәч, коты очты:
- Кит аннан, яза күрмәгез мине. Нишләгәнем бар соң әле минем ул кадәр газеталарга язарлык?! Сөт тә көттергәнне яратмый, тизрәк кузгалыйм, - дип борчылды шофер. Калага сөт илтергә җыенган мәлгә туры килдек.
Айрат Сираев - Күзкәй авылы егете. 1962 елның 27 августында гомерләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән эшчеләр гаиләсендә туган. Кечкенәдән үк әти-әнисенең кул арасына керергә тырыша, әтисе Әхәт янына, булышырга дип, фермага да баргалый, җәй айларында урып-җыюда катнаша, игенчеләргә булыша. Үзе эшләп тапкан акчага яшүсмер велосипед та сатып ала әле. Урта мәктәпне тәмамлагач, Минзәләдә шоферлар әзерли торган курсларда укый. Чит якларда үз урынын табарга тырышса да, күңеле һаман туган авылына тарта. Кире Күзкәйгә әйләнеп кайткач, Айрат ага күрше Гөлек авылының чибәр кызы Фирдания белән кавыша. 1983 елда «Ярыш» колхозына сөт ташучы булып эшкә урнаша. Менә инде 33 ел буе, таң белән торып, эш көнен фермага илтүче сукмактан башлый ул.
- Моңа кадәр сөт ташучы машина «ГАЗ-53» белән йөрдем. 2015 елда дизельный машина алып бирделәр, - дип ачылып сөйли башлады шофер. «Тимер аты»ннан күзен дә алмый, шулкадәр яратып сөйли. Айрат абый иртән эшкә дә техникасын сагынып килә торгандыр, дип уйлап куйдым. Үзе дә шуны сизенгәндәй: «Машина ул шундый нәрсә: карап, майлап торсаң, саклап йөртсәң генә тыңлый ул сине. Иртә-кич бер кат барлап, тормозлары ныкмы, мае ни хәлдә икәнен карап торам», - дип куйды.
Айрат абый сөтне көненә ике тапкыр калага илтә. Бер баруда 4 тоннадан артык сөтне тапшырып кайта. Ул узган чакрымнарның, башкарган хезмәтенең үлчәве юктыр. Авыл хуҗалыгы да нәкъ менә Айрат Сираев кебек тырыш, үз эшен яратып башкара торган көчле ир-егетләргә таяна. Иртәнге биштә фермага килеп, кичке тугызда гына кайтучы Айрат абый һәркөн сыер савучылар, сөтлебикәләр янында кайнаша. Ерак юлларга, озын чакрымнарга чыкканда, машина йөртүчеләр тирә-як табигатькә хозурланып йөридер кебек иде миңа. Алай түгел икән шул! Айрат абый үзе дә: «Юлларда хәрәкәт бик көчле бит хәзер, юлдан күзеңне дә алмыйча йөрергә, уяу булырга кирәк», - ди. Нинди генә кыенлыклар булмасын, үз эшен намус белән башкаручылардан ул.
- Айрат кебек уңган-булган кешеләрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә табалмассың. Ул үзенә тапшырылган үтә җаваплы хезмәт өчен чын йөрәге белән янып-көеп йөри. Вакытында үз эшен башкарырга күнеккән. Аны барыбыз да хөрмәт итәбез. Тыйнак, тырыш, ярдәмчел кеше ул, - дип мактады Айрат абыйны баш зоотехник Рәзинә апа Гыйлаҗетдинова да.
Өйдән иртүк чыгып китеп, кичен кайчан кайтасын белмәгән шоферның өйдәгесен карарга бөтенләй дә вакыты калмыйдыр, дип уйларсыз сез. Айрат абый үзләренең каралты-кураларын да кайгыртырга җитешә. Әле менә күптән түгел абзарларын яңарткан. Хуҗалыгында шулай ук үгезләре, сыерлары, 70әр баш тавык, үрдәк, казлары бар икән.
Гаиләсенә килгәндә, Күзкәй егете аннан да уңган. Нинди генә авырлыкларны күрергә туры килсә дә, тормыш юлдашы Фирдания ханым аның ышанычлы терәге була. Алар, бергәләп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныкларына сөенеп яшиләр. Уллары Марсель күптән түгел өйләнгән, төп йортта булганына куанып, тормышларыннан тәм табып яши. Кызлары Венера шулай ук кияүдә. Каладан балалары, оныклары - Арслан һәм Ләйсән белән еш кайтып торалар. Ә төпчек уллары Динар хәрби бурычын үтәгән, завод белгече һөнәренә укый икән.
Шофер - авылның иң дәрәҗәле, иң мөхтәрәм кешесе ул. Шунысы да бар: шоферның ярты гомере юлларда уза. Айрат абыйга хәвеф-хәтәрсез имин юллар гына теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев