Үз эшеннән туймас, балаларны ихлас яратучы, аларга белем эстәүче мөхтәрәм укытучыбыз
Әлеге язмабызның герое - Яңа поселогы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәлимә Фарис кызы Әлмөхәммәдова. Сәлимә Фарисовна турында безнең редакция почтасына ул белем биргән укучыларның ата-аналары язып җибәрде.
Сәлимә Әлмөхәммәдова чыгышы белән Таҗикстан якларыннан. Күп балалы гаиләдә үскән кызчык кечкенәдән үк җаваплылык, бер-береңә ярдәм итү, ихтирамлы һәм миһербанлы булуның иң асыл сыйфатлар булуын белеп үсә. Яшүсмер чагында җиңел атлетика, гомумән, спорт белән кызыксына. Шулай ук музыканы да якын итә. Хәтта баян классы буенча музыкаль мәктәпне тәмамлый. Озак та уйлап тормыйча, Сәлимә Фарис кызы үзенең тормышын балалар укыту белән бәйләргә ният итә. Педагогия көллиятен уңышлы гына тәмамлап, ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 1989 елда исә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаша.
Хөрмәтле кешебез укыту эшен Нефтекамск шәһәрендә башлап җибәрә. Эш башлаган еллары турында ул бүген:
- Сыйныфта 36 сабый, 36 кешенең күзләре миңа төбәлгән. Башымда бары тик бер уй: балалар мине ничек кабул итәр, аларны кызыксындыра аламмы? Ул вакытта күңелемдә йөз төрле сорау һәм дулкынлану хисе хакимлек итте. Аңлыйм, уен эш түгел: үз җилкәләремә киләчәк буынны тәрбияләү җаваплылыгын алам. Алар алдына дәреслек тотып кереп басулар, калтыранган тавыш белән тема аңлатулар бүгенгедәй хәтеремдә, - дип искә ала.
Ул вакытлардан бирле 20 елга якын гомер узып та киткән. Бүгене көндә Сәлимә Фарисовна мөхтәрәм һәм олы хөрмәткә лаек укытучы. «Мин һәр укучыны үз баламны яраткан кебек яратам, аларның кичерешләрен үз йөрәгем аша үткәрәм», - ди олы йөрәкле укытучы. Ата-аналар да үзләренең сабыйлары өчен тыныч. «Сәлимә Фарисовна безнең балаларга югары әхлакый тәрбия бирә. Аларда гаделлек, намуслылык, кызгана белү, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, үз алларына максат куярга һәм аңа тугры барырга өйрәтә», - диләр мөхтәрәм укытучы турында ата-аналар, беравыздан.
Буш вакытында Сәлимә ханым сәйләннәр белән чигәргә ярата. Үзенең укучыларын да әлеге авыр, кул осталыгы, сабырык таләп итүче шөгыльгә өйрәтә. Шулай ук бар яктан да булган Сәлимә ханым район күләмендә үткәрелүче осталык бәйгеләрендә дә катнашырга вакыт таба.
Балалар - тормышыбыз чәчәкләре. Сәлимә Фарисовнаның да олы терәге бар: улы Азат һәм сөйкемле, тырыш кызы Гөлминә. Гөлминә югары уку йортын тәмамлап, кияүгә чыкты. Бүгенге көндә хөрмәтле укытучыбыз балалар игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, яраткан оныкларын сөеп гомер итә.
Алга таба да Сәлимә Фарисовнаның үз эшеннән тәм табып, балаларының бәхетен татып, сау-сәламәт гомер кичерүен теләп калабыз.
Яңа поселогының XI сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән Гөлнара Хөсәенова һәм III сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән Гөлназ Зарипова, Алина Гаязова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев