Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Үз дигәненә ирешә

Авылларда ветераннар эшчәнлеге белән танышып йөргәндә, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов белән «Чаллы яшелчәсе»нең иркен азык утарына килеп чыктык. Алдыбызда үрмәләп менешле биек сенаж калкулыклары. Күп еллар шушы хуҗалыкны җитәкләгән Галимҗан ага да, азык муллыгына соклануын белдереп, «Сөбханалла» дип куйды. Безнең утарда булуыбызны күреп, каршы як...

Исәнлек-саулык сорашып күрешкәч, Галимҗан Сәетҗан улы: «Сине, Наил Фидаилевич, яхшы эшләвеңне хуплап, үзебезнең сафка рәхәтләнеп кабул итәбез», - дип, шәкертенең пенсия яшенә җитүенә шаяртып ишарә итте һәм шунда ук: «Бай тәҗрибәңнән коллективны мәхрүм итә күрмә әле», - дип, аталарча киңәшен дә бирде.

Ферма коллективы турында сорашкач, әңгәмә үзеннән-үзе сөт җитештерүгә, кышка әзерлеккә барып тоташты. Сентябрьдә көннәр яңгырлы торгач, сыерларны абзарларга кайтарып тукландыралар һәм азык рационын тулы сакларга тырышалар биредә. Азык узган елгыдан күбрәк һәм сыйфатлырак әзерләнгән, һәр терлеккә 26 центнердан артык берәмлек туры килә. Былтыргы печән төргәкләре дә калган. Кышлату чорына сенаж чокырларын киңәйтеп, ян-як стеналарын тимер-бетон плитәләр белән ныгытып, биегәйтеп эшләгәннәр.

- Сыйфатын ветеринария белгечләре даими тикшереп торалар. Килешеп-аңлашып эшләгәч, хәл итмәслек дәгъвалары юк, - диде Наил Нуретдинов, канәгатьләнү белән.

1977 елны Казан ветеринария институтын тәмамлап, ул республикабызның Чистай, Норлат, Зәй, Алабуга районнары хуҗалыкларында, баш зоотехник булып, бай тәҗрибә туплый, терлекчеләр белән эшләү нечкәлекләренә өйрәнә. 2002 елның көзендә «Ворошилов» хуҗалыгы директоры Галимҗан Зарипов Наилне үз хуҗалыгына терлекчелек цехы башлыгы, бер үк вакытта баш зоотехник вазифасына «кодалый». Менә шуннан бирле 15 елга якын хуҗалыкның иң катлаулы тармагына җитәкчелек итә Наил Фидаил улы. Шушы вакыт эчендә яңа терлекчелек комплексы сафка тапшырыла, эш алымнары камилләшә, сөтүткәргечләр, автоматлар, компьютерлар куела. Эш шартлары яхшыргач, савучы-операторлар 100әр баш сыер сава башлыйлар.

Бүген фермада 600 баш сыер, йөзләрчә тана, бозаулар бар. Терлекчеләр үз эшләрен яратып башкаралар. Күрсәткечләр дә сөенерлек. 8 айда 2235 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шушы чорына караганда 74 тоннага күбрәк. Бер сыердан 3725 килограмм сөт савылган. Республика савымчылары ярышында катнашкан Любовь Ивашкинаның күрсәткече - 4383 килограмм. Аның хезмәттәше Лидия Исмәгыйлева да шул кадәр үк сөт сауган. Роза Закирова, Гөлнара Хәбировалар да алдынгылар рәтендә.

Сөт җитештерүнең тотрыклы үсеш сәбәпләре нәрсәдә? Бу сорауга баш зоотехник Наил Нуретдиновның төпле үз фикере бар. Иң мөһиме итеп, ул нәсел эше белән системалы шөгыльләнүне атый. Берничә ел элек баш белгеч күзәтчелегендә күп сөт бирә торган нәселле кара-чуар сыерлар төркеме булдырылган. Шулар нигезендә нәселле репродуктив ферма барлыкка килгән. Хәзер үзләрендә көтүне нәселле таналар белән тулыландырудан тыш, «Татплодовощпром» системасына караган хуҗалыкларга да озатып торалар. Районның һәм республиканың башка хуҗалыкларына да шактый нәселле терлек саталар.

Хуҗалыкта бозау-таналарны тәрбияләүгә игътибар зур. Без элекке сыерлар абзарын таналар өчен үзгәртеп кору вакытына туры килдек. Наил Нуретдинов моның уңай үрнәген Минзәлә районында күреп кайткан һәм, күңеленә ошагач, үзләрендә куллану теләге туган. «Аның сере нәрсәдә?» - дип сорадык аннан. Ул безне төзелә торган абзар белән таныштырып йөрде. Сөйләвеннән белгәнебезчә, элекке кечкенә кысан бүлемнәр бетерелә, маллар иркендә, бәйләүсез асрала, алар тирән аслыкта яшәргә тиешләр икән. Азык «Делаваль» арбалары белән өләшенә. Мондый ысул терлекчеләр эшен механикалаштырырга, чыгымнарны киметергә мөмкинлек тудыра. Таналарны кышлату чорына күчерү өчен, яңача реконструкция ясалган бинада төзүчеләр соңгы эшләрне башкаралар. Һәр көн төзелеш мәйданында булып, Наил Фидаил улы үзенең файдалы киңәшләре белән төзүчеләргә ярдәм итеп тора. Киңәшле эшнең уңышлы буласына шик юк. Шундый эшлекле сыйфатлары өчен, хуҗалык җитәкчелеге дә, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә, терлекчеләр дә ихтирам итәләр терлекчелек тармагы җитәкчесе Наил Нуретдиновны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев