Яшьлек сукмагыннан – бриллиант туйга
Кешенең гомер агышын бизмәннәргә салып үлчәп булмый. Аның авырлыгын һәм җиңеллеген адәм баласы үзе генә белә. Бүгенге сүзем 60 ел пар канат булып, иңне-иңгә куеп гомер итүче Габдрахмановлар гаиләсе турында.
Янәшәңдә тормыш мәшәкатьләрен уртак бүләрлек кешең булганда гына, пар канат булып яшәп була. Сәйделҗинан әнинең дә, җилләрдән, кар-бураннардан ышыкланыр өчен, киң җилкәсе бар: яшьлек яры, әтиебез Таһир һәрвакыт янәшәсендә. Бер күрүдә гашыйк булып, аңа кияүгә чыгып ялгышмаган әниебез. Инде ярты гасырдан артык гомер узса да, әнә шул еллар сагындырып, күз алдында бүгенгедәй якты булып саклана.
Әтинең Мөгез елга авылына кыз күзләргә килүе булдымы икән, кунаккамы, ләкин язмыш шушы авылда насыйбын юлына чыгарып куя. Ара ерак, еш күрешү мөмкин түгел, җитмәсә, өйдә дә килен төшкәнне зарыгып көтәләр, көн саен шул турыда сөйләшәләр. Тота да кызны ияртеп алып кайта егет. Холкындагы тәвәккәллеге аңа гел ярдәмче була, тормыш юлларын узганда, гел шул тәвәккәллегенә таянып яши ул. Һәм кызны сайлап алганда да ялгышмаган әти. Үзе белән кара-каршы эшләүче, нинди генә хезмәтне дә ат кебек җигелеп тартучы әни белән яшәүләре җиңел булды аңа. Сәйделҗинаны да нинди бит! Яшүсмер еллары сугыш чорына туры килгән кыз 14 яшеннән сарыкчылыкта эшли башлый. Басуда ашлык суктыруларның, җәй айларында төрле эштә йөрүләрнең авырлыгын үзе генә белә ул.
Алар - сугыш чоры балалары, авырлыкны үз җилкәләрендә күтәреп, ачлыкны да, ялангачлыкны да җиңә алган буын вәкилләре. Шуңа күрә яңа тормышка да ныклы адымнар белән килеп керәләр.
Тормыш коргач, яңа җирдә дә сынатмаска тырыша Сәйделҗинан әни. Печән чабуда, дуңгыз карауда да яшь киленгә тиңнәр булмый. Тирә-якта данлыклы механизатор булган ире белән бер горурланса, Таһир әти өчен ныклы гаилә тылын саклаучы була ул. Тырыш хәләленең янәшәдә булуы тормышны алга җибәрергә көч өсти.
Балаларын да, үзләре үрнәгендә, булдыклы, миһербанлы итеп тәрбиялиләр. Гаиләдә әти сүзе - закон. Габдрахмановлар биш бала тәрбияләп үстерә, дүрт балалары бүген исән-саулар. Берсе Сәет авылында, берсе Яр Чаллыда, икесе Менделеевск шәһәрендә гомер итә, һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормышы. Бүгенге көндә аларның 8 оныгы һәм 3 оныкчыклары бар.
Балалар үстерү мәшәкатьләре авыр да, күңелле дә, ләкин бала хәсрәтеннән дә ачысы юк...
Сәйделҗинан әни белән Таһир әти бүген бәхетле картлык кичерә. «60 ел тигез гомер итүнең сере - тату яшәүдә», - ди алар, беравыздан. Ә менә шул татулыкның артына бер-береңә хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре яшеренгән. «Төрле чак була, тик, сүзгә килгән чакларда, балаларга күрсәтеп ачуланышмадык», - ди әни. Шул хөрмәт хисе, гаиләнең гомерлек дустына әйләнеп, өлкәнәйгәч аеруча ныгый: әңгәмә барышында да алар бер-берсен бүлдерми, берсе әйтеп бетергәнне икенчесе сабыр гына тыңлап тора.
Сәет авылындагы төп нигездә икесе генә гомер итсә дә, йортларының кешедән өзелгәне юк. Көн саен диярлек, кирәксә, көнгә берничәшәр тапкыр кайта балалар, хәл белешеп, йорт эшләрендә булышып китәләр. Ата белән ана соңгы көннәренә кадәр Аллаһы Тәгаләдән тигезлек, сәламәтлек сорау белән беррәттән, ил-көнгә тынычлык, яшьләргә матур киләчәк сорап ялвара. 60 ел тигез яшәгән парның яшьләргә сөйләр сүзләре күп, бирер киңәшләре дә изге.
Айсылу Габдрахманова,
Сәет авылының клуб мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев