Яшәү матур бу дөньяда хезмәт белән
75 яшен тутырганда кем генә узган гомеренә борылып карамас икән дә, андагы сикәлтәле юлларга, тайгак сукмакларга, уңлы-суллы борылмаларга тукталып, дөрес уздым микән аларны дигән уйларга чуммас икән? Алай гына да түгел, алдындагы авыр сынауларны күзаллап (кеше гомере кайчакларда гел сынаулардан гына тора сыман) аларны да, каушап калмыйча, кыю узу зарурлыгы...
Фаяз Гаяз улының да тормыш юлы сынауларсыз гына булмаган. Иске Байлар авылында туа ул. 10 яшендә газиз әнисен югалтып, үги ана кулында үсә. Сугыш еллары баласының үсмер чаклары болай да җиңел булмаган. Җидееллыкны тәмамлаганнан соң колхозда сарык көткән, ат җигеп, йөк ташыган. Әмма күңел түрендәге һөнәр алу теләге торган саен уйландырган - техника иярләү булган аның нияте. Һәм егет Минзәләгә барып, шоферлар әзерли торган курсларда укыган. Ул арада армия хезмәте вакыты да җиткән. Германиядә үткәргән 3 ел армия хезмәте Фаяз өчен үзе бер тормыш мәктәбе була.
Кешенең тормыш юлы белән танышыйм дисәң, аның хезмәт кенәгәсенә күз салырга кирәк. Ә менә Фаяз аганың ул кенәгәсендә бер генә язма: 1960 елда авылда шофер булып эшли башлаган һәм 2001 елда лаеклы ялга киткән. 41 ел руль артында! Әйтергә генә ансат. Күпме юл узылган, күпме йөк ташылган. Ул эшли башлаган елларда юллары нинди булган бит әле: батып ятулар, юлда кунып калулар. Һәм бер генә тапкыр да аның йөкләнгән бурычны үтәмичә калганы булмаган. Сөт тә ташыган ул, хуҗалык җитәкчесен дә йөрткән. Озын юлларга чыккан чакларын Фаяз Гаязович сагынып та, горурланып та искә ала. Хезмәттәше Флүр Нуриев белән Литвага орлыкка барулары, ГАЗ-53 машинасында Тольяттига ашламага баруын, Фәгыйл Гыймазиев белән Мәскәүгә «Волга» машинасы өчен мотор төяп кайтуларын бүген ул истәлекле сәхифә итеп сөйли. Ә мин аның сөйләвен хәйраннар калып тыңлыйм. Таныш түгел юллар, төрле кешеләр белән очрашып гозереңне җиткерү, аңлашу җиңел булмагандыр. Әмма ул бүген: «Беркайчан да машинамның йөксез йөргән чагы булмады, барган ерак юлдан буш кайтмадым», - дип искә ала.
- Кайда җаваплы ерак юлга чыгасы була, Фаяз абыйга йөклиләр иде. Чөнки аның машинасы һәрвакыт каралган, төзек булыр. Төн йокламаса йокламады - беренчелекне бирмәде. Орлыкка барса, ул чиратта беренче. Урак өстендә басудан ашлык ташыганда комбайн бункеры тулган арада да тик тормас иде: машинасының коробкасын салдырып, көйләп-караштырып, кабат урнаштыра. Бервакыт шулай юлда ватылып калгач, тарттырырга техника килеп җиткәнче машинасын яртылаш сүтеп, кузовына төяп куйган. Вакытын юкка әрәм итмәде, беренчелекне бирмичә эшләде ул, - дип сөйләде аның турында хезмәттәше, гаилә дуслары Морат Сираев.
«Ярыш» хуҗалыгының төп тарту көче иде Фаяз, дип сөйлиләр аның башка чордашлары да. Тырыш хезмәте югары бәяләнгән Фаяз Кашаповның. «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, «Коммунистик хезмәт ударнигы» күкрәк билгесе, Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале, күп санлы Мактау кәгазьләре - шул елларның якты истәлеге.
Күзкәй авылы Тукай районына күчкән елларны да искә алды Фаяз ага.
- Юлга рәхәтләндек. Күчкәннән соң беренче елларда ук урамнарга юл салдылар. Язын-көзен урамнарда 2-3 трактор бер-берсен тартып йөрерләр иде. Явым-төшемдә ул урамнарны җәяүләп тә аркылы чыгу ансат булмас иде. Хәзер, әнә, нинди юллар салынды. Кайчакларда күңелдән, машинада элдереп шул юллардан узасы килә, - ди ул.
Егет машинада сөт ташыганда үзе кебек чая, уңган сыер савучы Хәлимә белән таныша. Бер-берсен өйрәнеп, 3 ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Күзкәйгә килеп йорт салып керәләр. Хәләле дә кайда эшләсә дә - май заводындамы, ашханәдәме җиренә җиткереп, тырышлыгының нәтиҗәсе күренерлек итеп эшли.
Хатын-кыз сабырлыгының үрнәге дияр идем мин Хәлимә апаны. Бергә яшәүләренә 49 ел һәм 49 ел буе Фаяз абыйны ерак юлга озатып, төн йокысын йокламыйча, ут йотып аның кайтуын көтеп яшәгән хатын ул.
Бүгенге көндә бу тату, матур пар тагын сынау алдында калды, Фаяз аганың сәламәтлеге какшады. Аны Хәлимә апа атнасына 3 тапкыр Чаллыга гемодиализга алып бара, дәвалау чарасы узганчы көтеп утыра.
Ирле-хатынлы Кашаповлар бу җәһәттән социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бик рәхмәтле. Менә 3 ел инде аларны машина белән килеп алып китәләр, китереп куялар, юл бәясенең дә яртысын гына түлиләр.
- Бергә эшләгән хезмәттәшләрем Фәрит Фәрваевка, Марат Мәрдановка, Морат Сираевка, хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәтнең зурысы, хәлебезне беләләр, ярдәм итәргә әзер торалар, - диләр Кашаповлар.
Хак әйтәләр, ни чәчсәң, шуны урасың. Узган гомер юлын тырыш хезмәте, кешелеклелеге, ярдәмчеллелеге белән бизәгән Фаяз Кашапов.
Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев